Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда православ блогерлар мәктәбе ачыла


Курсларның максаты – чиркәү белән бәйле оешмаларның эшчәнлеген яктыртуда һөнәри осталыкны арттыру, интернетта РПЦ турында мәгълүматны күбәйтү.

Казан митрополиясе тәкъдиме белән Казанда “православ блогер мәктәбе” булдырыла. Ул дүрт юнәлештә: блогерлык, smm-идарә, фото эше һәм видео монтажлау юнәлешләрендә укулар алып барачак. Блогер мәктәбенә укучылар сайлау аша алыначак, аларның саны чикле булачак диелә. Курслар биш көн барачак дип хәбәр итә РБК.

Курсларда уку бушлай, моннан тыш, укучылар өчен яшәү һәм ашау да түләүсез булачак.

“Йөрәктән – йөрәккә” дип аталган проектның максатлары – сәүдә белән бәйле булмаган һәм социаль оешмаларның, православ мәхәлләләр, монастырьлар эшчәнлеген яктыртуда һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрү, Русия православ чиркәве (РПЦ) эшчәнлегенә бәйле контентны арттыру.

Курсларны тәмамлаучылар блогер һәм smm-белгеч таныклыклары алачак.
Мәктәпнең спикерлары – Синод бүлегенең яшьләр һәм мәгълүмат бүлеге эксперты Александрина Маланина, Казан дәүләт университетының телевидение кафедрасы укытучысы Максим Мальков, Мәскәү һәм бөтен Русия патриархының фотохезмәте җитәкчесе рухани Игорь Палкин, smm-белгеч Владислав Дежнев һәм Казан блогерлары булачак диелә.

Узган елның октябрендә Казанда “Православ журналист мәктәбе” эшләгән иде. Анда Казаннан гына түгел, Татарстан шәһәрләре һәм күрше төбәкләрнең дә епархияләреннән вәкилләр белем алды.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG