Accessibility links

АКШ Пригожин ширкәтләрен сайлауга тыкшынуда гаепләүдән баш тартты


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

АКШ юстиция министрлыгы Русия эшмәкәре Евгений Пригожин идарәсендәге ширкәтләрне гаепләүләрен туктатты. Тикшерү эшен дәвам итү АКШ иминлегенә зыян салырга мөмкин диелә.

АКШ юстиция министрлыгы Русия эшмәкәре Евгений Пригожин контроле астында булган "Конкорд менеджмент и консалтинг" һәм "Конкорд кейтеринг" ширкәтләренә карата гаепләүләрдән баш тартты. Бу ике ширкәткә һәм “Интернет-тикшеренүләр агентлыгы”на карата (рәсми булмаган мәгълүматка караганда, ул Пригожин тарафыннан финанслана) 2016 елда Америкада президент сайлауга тыкшынуда гаепләү белдерелгән иде. Бу шикрәтләр сайлау кампаниясе вакытында социаль челтәрләрдә ялган мәгълүмат тараткан диелде.

Әлеге эш нигезендә мәхкәмә тыңлаулары Вашингтонда федераль мәхкәмәдә 6 апрельдә башланырга тиеш иде.

Процесска әзерлек вакытына “Конкорд” ширкәтләре адвокатлары АКШтан конфиденциаль мәгълүматны аларга тапшыруларын таләп иткән. New York Times үз чыганагына сылтанып язганча, гаепләү ягы бу документлар Пригожин ширкәтләре тарафыннан мәгълүмати сугыш алып бару максатыннан кулланылган булырга мөмкин дип курка.

“Конкорд бик актив эшләде, ул АКШның сайлауларга чит ил тыкшынуын ничек ачыклавы, ничек моны булдырмавы хакындагы мәгълүматны табу өчен Американың гадел хөкем системын кулланды”, дип белдерә прокуратура.

Конкордка карата гаепләүләрдән баш тарту Американың яшерен мәгълуматын саклап калу өчен эшләнә, шулай ук Конкордның прокуратура таләп иткән документларны бирүдән баш тартуы, гаеплеләрнең мәхкәмәгә китереп булмавы да сәбәп булып тора дигән газета чыганаклары.

Прокуратура белдерүендә әйтелгәнчә, “Конордка карата алга таба да гаепләү эше алып бару гадел хөкем мәнфәгатьләренә дә, илкүләм иминлек мәнфәгатьләренә дә җавап бирми”.

Шул ук вакытта прокуратура сайлауларга тыкшынуда гаепләп 13 Русия ватандашы һәм “Интернет-тикшеренүләр агентлыгына" карата эшне дәвам иткәнен әйтә.

Пригожин ширкәтләре вәкилләре алар тарафыннан Америкада президент сайлауга тыкшыну булмады дип белдерә.

2017 елның октябрендә Facebook Русиядә ясалу ихтималы булган 3 мең сәяси реклам чыгуы турында белдерде.

Аларны АКШтагы 10 миллион кулланучы караган, 44 проценты 2016 елдагы Америка президенты сайлавы алдыннан, 56 проценты тавыш бирү узгач каралган, дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG