Accessibility links

Кайнар хәбәр

Brent маркалы нефть бәясе 2003 елдан беренче тапкыр 27 доллардан арзанайды


ОПЕК илләре килешүен озайта алмаганнан соң һәм коронавирус сәбәпле ихтыяҗ кимегәнгә нефть бәяләре икенче атна рәттән түбән тәгәри.

Лондонда Brent маркалы нефть 2003 елдан бирле беренче тапкыр мичкәсе 27 доллардан арзанракка сатылган дип күрсәтә ICE биржасы.

Казан вакыты белән 16.29 сәгатькә Brent маркалы нефть 26,66 доллардан сатылган.

2020 елның гыйнварында Brent маркалы нефтьнең бәясе 71 долардан артып киткән була. Ләкин яңа коронавирус эпидемиясе сәбәпле һәм Нефть экспортлаучы илләр оешмасы (ОПЕК) илләре арасында килешү булмау аркасында нефть зур тизлек белән арзаная башлады һәм 2,5 ай эчендә аның бәясе 40 доллардан да артыкка арзанайды дип искә ала РБК.

6 март көнне Русия һәм ОПЕК нефтьне табу эшләрен чикләү турында килешүне озайта алмады. Апрель аеннан нефть табудан барлык чикләүләр алыначак.

Bloomberg чыганаклары хәбәр иткәнчә, "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин күптән Русиянең ОПЕК белән килешүеннән чыгуын алга сөргән. The Bell басмасы да килешүнең өзелүен аның белән бәйли, янәсе Сечин президент Владимир Путинны килешүдән чыгарга өндәгән. Моңа аргумент итеп ул АКШ сланец нефтен табуын китергән: "Менә хәзер без аларга күрсәтербез! Алар хәзерге бәядә актив рәвештә сланец нефтенә акча кертә, ләкин нефть бәясе 40 доллардан кимрәк торганда, аны сланец нефтен табуның мәгънәсе булмаячак, "Роснефть" исә андый төшүгә чыдый ала", дип китерде Сечин фикерләрен The Bell басмасы чыганагы.

Русиянең килешүдән баш тартканнан соң Согуд Гарәбстаны нефтькә бәяне кинәт төшерде һәм нефть табуны рекорд дәрәҗәгә җиткерәчәген белдерде. Шул рәвешле Әр-Рияд Мәскәүне кире килешү турында сөйләшергә мәҗбүр итәргә җыена дигән фаразлар булды.

Мәскәү Кремле 18 мартта дөньяда нефть бәяләрен шәрехләп, бу бәяләрне “һичшиксез, арзан” дип бәяләде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдергәнчә, Русия халыкара нефть базарларында хәлләрне дикъкать белән күзәтә һәм шул күзәтүләр нигезендә аның ОПЕК+ буенча позициясе корылачак.

XS
SM
MD
LG