Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Telegramны томаларга тырышучы Александр Жаров "Газпром-медиа" җитәкчесе итеп билгеләнгән


Александр Жаров
Александр Жаров

Роскомнадзор башлыгы булганда Александр Жаров Telegram мессенджерын Русиядә томалауны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Роскомнадзорның элекке башлыгы Александр Жаров "Газпром-медиа" холдингы баш мөдире итеп билеләнгән. "Дождь" каналы язуынча, бу карарны ширкәтнең мөдирләр шурасы кабул иткән.

Кичә Русия премьер-министры Михаил Мишустин Жаровны Роскомнадзор башлыгы вазифасыннан азат итте. Жаров ширкәтне 2012 елдан җитәкләп килде.

Февраль уртасында Telegram каналлар Жаров вазифасыннан китәр алдыннан "суверен интернет"ны Татарстан белән Башкортстанда сынап карарга булган дигән хәбәр таратты. Октябрьдә Роскомнадзор интернетның Русия өлешенә автоном рәвештә эшләү мөмкинлеге бирүче җиһазларны урнаштыра башлады.

Шулай ук Александр Жаров җитәкләгәндә Роскомнадзор Telegram мессенджерын Русиядә томалау турында шикаять белән Мәскәүнең Таган районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Шикаять Telegram-ның ФСБ таләбен үтәмәгәне өчен тапшырылды диелде.

Моннан тыш 2018 елда Жаров мессенджерлар кулланучыларны тикшерүгә яңа таләпләр әзерләнүне хуплап чыгып аны "ватандашлар өчен дә, дәүләт өчен дә имин коммуникация мохите булдыру адымы" дип атады. Аның сүзләренчә, мессенджерларда аноним язышулар җинаятьләрне тикшергәндә хокук саклау оешмаларының эшчәнлеген катлауландыра.

XS
SM
MD
LG