Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемия: хокук яклаучылар Русиядә "цензураны туктатырга" чакыра


Валерий Соловей

Нью-Йоркта урнашкан Журналистларны яклау халыкара комитеты Русия хакимиятен медиада коронавирс таралу турында чыккан хәбәрләргә карата цензура куллануны туктатырга өндәде.

Журналистларны яклау халыкара комитеты чыгарган мөрәҗәгатьтә ике медиага карата шундый чикләү куллануы әйтелә. Роскомнадзор бу ике басмадан аларның сайтлары һәм социаль челтәрләрендә чыккан материалларын алып куюны таләп иткән, аларга штраф белән янаган.
Аерым алганда, сүз 20 мартта “Эхо Москвы” сайтында дөнья күргән “Особое мнение” тапшыруы хакында бара. Тапшыру кунагы сәясәт галиме Валерий Соловей үз мәгълүматына таянып хакимият коронавирустан үлүчеләрнең санын яшерә дигән иде. Эпидемия белән бәйле мәгълүматны халыкка чыгаруда чикләүләрне ул Чернобыль һаләкәте яки Крымски шәһәрендә су басу турында мәгълүмат чикләүләре белән чагыштырды.

“Эхо Москвы”дагы язманы алып кую турында таләбен Роскомнадзор коронавирус турында ялган мәгълүмат тарату булдырмау чаралары кысаларында эшләнә дип белдергән. Ләкин програмда кайсы сүзләргә карата дәгъва белдерелгәне әйтелмәгән. Радиостанция әңгәмәнең текстын һәм аудиоязмасын интернеттан алган.

“Говорит Магадан” интернет-басмасын гамәлгә куючы Татьяна Брай Журналистларны яклау Халыкара комитетына сөйләгәнчә, бу сайттан да коронавирус хакында язмаларның берсен алып атуны сораганнар. Язмада Магадан өлкәсендә коронавирус булуы шикләнелгән бер кешенең үлеме турында әйтелгән була.

“Русия хакимиятенә “Говорит Магадан”, “Эхо Москвы” һәм COVID-19 пандемиясе турында язучы башка редакцияләрне цензурага дучар итүдән туктарга кирәк. Роскомнадзор медиа өчен вирус таралуны яктыртуда ачык һәм гадел критерийлар билгеләргә тиеш” дип белдергән Комитетның Европа һәм Үзәк Азия програмнары координаторы Гульноза Саид.

Бер ел элек Русия президенты Владимир Путин медиада һәм интернетта фейк яңалыклар һәм хакимият вәкилләрен мыскыл итүче язмалар тараткан өчен җәза бирә торган кануннарны имзалады. Бу гамәлләр өчен юридик затларга ярты миллион сумга кадәр штраф сугылырга мөмкин.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG