Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда полиция кырымтатар активистларына кисәтүләр имзалата башлады


Кырым полициясе вәкилләре
Кырым полициясе вәкилләре

Март ахырында Кырымда эчке эшләр, прокуратура хезмәткәрләре кырымтатар активистларының өйләренә килеп кисәтү кәгазьләрен имзалата башлады. Мондый кисәтүләр инде ун кырымтатар активистына тапшырылган.

Кисәтүләрдә "1-5 май көннәре рөхсәт ителмәгән массакүләм чараларда катнашудан тыелу" турында язылган, ләкин нинди чаралар хакында сүз барганы аңлатылмый.

Сеитлер (Нижнегорский) районда кисәтүләр активист Ахмаджан Кадыров һәм аның ике улына укып ишеттерелгән, ләкин алар кисәтүне имзаламаган.

Карасубазарда (Белогорски)мондый кисәтүне "Кырым теләктәшлеге" оешмасының координаторы Мустафа Сейдалиевка тапшырырга килгән хезмәткәрләр аны өйдә тотмаганнан соң кисәтүне әнисенә тапшырып киткәннәр.

"Кырым кеше хокуклары төркеме" координаторы Абдурешит Джеппаровка да мондый кисәтүне имзалатканнар.

"Прокуратура һәм полиция хезмәткәре шул 1-5 май чараларында катнашудан тыелу турындагы өемә китереп биргән кәгазьне имзаладым. Алар 3 майда узачак Кырымтатар Мәҗлесе игълан иткән "Дөнья – көч куллануга һәм оккупациягә каршы. Намус йөреше" дигән Украинадан Кырым административ чигенә йөреш чарасы алдыннан мондый кисәтүләрне имзалата башлаулары аңлашылды. "Ник болай иртә башладыгыз, әле бит 3 майга бер айдан артык вакыт бар" дигәнгә дәшмәдеделәр. Кешегә мондый кисәтү ясалган икән ул бу йөрештә катнашса аны инде җинаять җаваплылыгына тартып булачактыр", диде ул Азатлыкка.

23 март Русия тикшерү комитеты Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровка карата җинаять эше ачканнан соң, ул моны 3 майда Украинадан Кырымга планлаштырылган йөрешкә каршы торырга тырышу дип атаган иде.

XS
SM
MD
LG