Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда быел сабантуйлар узмаска мөмкин


Башкортстанда сабантуй, 2019 ел
Башкортстанда сабантуй, 2019 ел

Башкортстан вице-премьеры “игенчеләрнең эше күп, бәйрәмнәр уздыруны кирәк тапмыйбыз” дип белдергән.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле Башкортстанда сабантуйлар узмый калырга мөмкин. Бу турыда республика вице-премьеры Илшат Фәйзрахманов онлайн брифинг вакытында белдергән. Сабантуйга бик күп кеше җыела, һәм бу “яңа чынбарлыкка сыешмый” дигән вице-премьер. Аның сүзләрен Башинформ китерә.

“Без хәзер язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгарга тиеш, шуннан соң ук терлек азыгы әзерләү, урып-җыюга керешергә кирәк була. Без әлегә бәйрәмнәр уздыруның кирәклеген күрмибез, игенчеләрнең алда эшләре һәм бурычлары күп”? дигән Фәйзрахманов.

2019 елда Башкортстанда сабантуйлар 25 майда башланган иде. Районнарда бәйрәмнәр 29 июньгә кадәр барды, Уфада сабантуй 12 июнь – шәһәр көнендә узды.

XS
SM
MD
LG