Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең кризиста тотарлык җыйган акчалары юк


Русия халкының 63 процентында җыйган акчалар юк, акчасы булганнарга да ул күп дигәндә ярты елга гына җитәчәк.

Русия халкының күпчелек өлешендә алдан җыеп куйган акчалар юк. Моны Перспектива фән-техник үзәге "Росгосстрах Жизнь" иминият ширкәте һәм Открытие банкы өчен уздырылган сораштыру ярдәмендә ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләрен РБК китерә.

Халыкның 53,6 проценты “кара көнгә” акча бөтенләй туплый алмаган. Респондентларның 60 проценты киләсе ай акчасына яки стипендиясенә кадәр акча җиткерә алмавын әйткән. Шуларның 34,6 проценты җитмәгән сумманың шактый зур булуын белдергән. Алар арасында яшьләр азрак (якынча 20 процент), зур сумма җитмәвенә зарланучылар – урта яшьтәгеләр (40-54 яшьлекләр һәм 55 яшьтән өлкәнрәкләр).

Русия – шактый фәкыйрь ил, халыкның күпчелек өлеше акча җыя алмый, дип аңлаткан РБКга "Эксперт РА" рейтинг аентлыгы баш икътисадчысы Антон Табах. Аның фикеренчә, хәзер хөкүмәт халыкка финанс ярдәм күрсәтергә тиеш. Эшсезлек өчен түләүләрдән тыш, өстәмә чаралар да кирәк дигән белгеч.

Респондетларның зур өлеше (56,8%) 25 мең сумнан азрак хезмәт хакы ала. 26,8% - 25-50 мең сум, 7,6% - 50-100 мең сум кереме булганлыгын әйткән. Иң кечкенә өлеше (1,8%) 100 мең сумнан артык алуын белдергән.
2019 елның апрелендә Levada Lab үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре дә якынча шундый булган. Левада 65 процент русияләрнең җыйган акчасы булмавын ачыклаган.

Респондентларның 36,4 проценты күпмедер акча җыеп куя алганын әйткән. Шуларның 45 проценты, айлык керемен кинәт югалткан очракта, ике айдан алып алты айга кадәр яши алачагын белдергән.

21,2 процент кешенең җыйган акчасы бары бер ай торырга җитәчәк.
Өч яки биш ел буе яшәрлек акча җыючылар 3,6 проценттан артмый, 4,3 процент кеше биш елдан артык яши алам дип белдергән.

НАФИ аналитика үзәге тикшерүләре күрсәткәнчә, керемен югалткан очракта русияләрнең 42 проценты бер ай бурычка керми яши ала, 26 проценты – өч ай да яши алмый. Русияләрнең җыйган акчалары якынча 63 көнгә җитә.

2021 елдан русияләрнең банкта 1 миллион сумнан арткан кертемнәреннән алган керемнәренә дәүләт салым ала башлаячак. Бу турыда 25 мартта коронавирус эпидемиясенә каршы чараларга бәйле мөрәҗәгатендә президент Владимир Путин белдерде. РБК сораштырган белгечләр белдергәнчә, Русия банкларында шундый 5,9 миллион банк хисабы бар, яңа салым дәүләт казнасына елына 110 млрд сумга якын керем китерәчәк.

Гыйнварда уздырылган сораштырулар күрсәткәнчә, русияләрнең 81 проценты үзенең хезмәт хакыннан канәгать түгел.

Моннан тыш, русияләрнең өчтән бере илдә хезмәт хакы 50 мең cумнан ким булмаска тиеш дип саный.

XS
SM
MD
LG