Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада карантин тәртибен саклауга хәрби чаралар ветераннары җәлеп ителә


Урамда йөрүчеләрне полиция тикшерә

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 10 кешегә җитте, 2 кеше дәваланып хастаханәләрдән чыгарылды.

Бүгенге көндә 355 турист чит илләрдән Башкортстанга кайта алмый иза чигә. Алар арасында балалар да бар. Чит илләрдә калырга мәҗбүр булганнарның иң күбе, 78 башкортстанлы Һиндстанда. Анда 15 апрельгә кадәр җәмәгать транспорты йөрүдән туктау сәбәпле, туристлар һава аланына бара алмый өзелеп калган.

Уфада үзизоляция тәртибе чорында урамда йөрүчеләрне полиция тикшерә. Полиция хезмәткәрләре генә җитмәү сәбәпле, “партизаннарны” аулау өчен башка көчләр дә җәлеп ителә. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны Уфада тәртип саклауда куллана башлаганнар. Бу хакта башкала мэры урынбасары Рөстәм Газизов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 96 ветеран тәртип саклауда катнаша. Алар арасында махсус тәгаенләнешле төркем, диңгез пехотасы ветераннары да бар. Алар коронавирус инфекциясе чорында чикләүләрне бозучылар белән профилактик сөйләшүләр уздыра. Интернеттагы “Три шурупа” һәм кайбер башка сәхифәләр “гади хәрби түгел, ә кеше үтергән, дусларының үлемен күргән кешеләрнең карантинны бозучылар белән сөйләшү уздыруына ышанасы килми”, дип борчылу белдерә.

Башкортстанда ирегеннән мәхрүм ителгәннәр битлек тегүгә җәлеп ителә. Бу хакта коронавирус турында көн саен уза торган брифингта республиканың сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, “Башфармация” кирәкле чималларны һәм техник шартлар турында мәгълүматларны җәза карарларын үтәү идарәсенә тапшырган. Ирегеннән мәхрүм ителгәннәр күп тапкыр файдалана торган битлекләр тегәчәк.

Мәктәпләрдә язгы каникул бетеп, 6 апрельдән читтән торып укулар башлана. Укулар иртәнге сәгать 10да башланачак. Интернет булмаган авылларда мәктәп автобуслары укучыларга кәгазь “дәрес-бирем”нәр таратачак. Бу турыда брифингта мәгариф министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 6 апрельдән ташламалары булган балаларның өйләренә азык-төлек тарату оештырылачак. Андый төркемгә ятим, сәламәтлеге какшаган, аз керемле гаилә балалары керә.

Башкортстанда күп кенә ширкәтләр читтән торып эшләүгә күчкән, кайберләре эшләүдән туктаган иде. ЗАГСлар яшь гаиләләрне һәм аерылуларны теркәүне туктатты. Алар 1 июньгә кадәр теләкләренә ирешә алмаячак.

XS
SM
MD
LG