Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Зөһрә Хамроева гаиләсендә коронавирус табылган


Зөһрә һәм Бахром Хамроевлар
Зөһрә һәм Бахром Хамроевлар

Элегрәк коронавирус диагнозын хокук яклаучы Бахром Хамроевка да куйганнар.

Адвокат Зөһрә Хамроева аның гаиләсендә СОVID-19 вирусына анализның уңай булуын Азатлыкка хәбәр итте. Аның сүзләренчә коронавируска анализ үзендә дә, аның белән бергә яшәгән кызы һәм энесендә дә уңай дип күрсәткән.

"Бу анализны якшәмбе көнне алганнар иде. Нәтиҗәсе уңай дип хәбәр иттеләр. Әлегә өйдә дәваланып карыйбыз", диде ул. Хамроева Азатлыкка кызына бер тапкыр да участок педиаторы килмәвенә дә зарланды.

Хамроева ире, хокук яклаучы Бахром Хамроевка да коронавирус диагнозын раслаганнар. Ул 30 март Мәскәүдән Казанга кайткан булган. 31 март Бахром әфәнденең температурасы күтәрелеп, ашыгыч ярдәм аны Республика инфекция хастаханәсенә алып киткән.

Элегрәк Хамроева Азатлыкка сөйләгәнчә, соңгы берничә көндә аның һәм энесенең температурасы күтәрелгән. Гаилә ашамлыклар һәм дарулар китертеп сорап, волонтерларга мөрәҗәгать иткән, ләкин аларга "без хезмәткәрләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куя алмыйбыз" дип җавап биргәннәр.

Зөһрә Хамроева: "Карантинда бикләнеп калдык. Волонтерлар килүдән баш тарта"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00
йөкләү

Татарстанда рәсмиләр бүген коронавирус йоктыруның яңа очраклары турында хәбәр итмәде. Бүгенге көндә республикада 41 кешедә коронавирус ачыкланган, шуларның сигезе савыгып хастаханәдән чыккан. 6 апрель иртәсенә республикада 16 яңа очрак булуы хәбәр ителгән иде. Аларның барысы да читтән кайткан кешеләр диелде.

Русиядә коронавируслы авырулар саны 7497гә җитте. Соңгы тәүлектә COVID-19 тагын 1154 кешедә расланган.

XS
SM
MD
LG