Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчасарайдагы "Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантларына гаепләү белдерелде


Кырымтатарларны Русиядә тыелган террорчылык оешмасына катнашуда гаеплиләр.

Бакчасарайдагы "өченче Хизб ут-Тәхрир эше" нигезендә тоткарланган Осман Сейтумеров, Сейтумер Сейтумеров һәм Рөстәм Сейтмеметовка 8 апрельдә Русия тикшерү органнары гаепләү белдергән. Бу турыда “Кырым теләктәшлеге” оешмасына гаепләнүчеләрнең адвокатлары хәбәр иткән.

Өй сагында калдырылган Амет Сөләймановка да, мөгаен, гаепләү белдерелгәндер, дигән адвокат Эмине Авамилева.

Кырымтатарлар Русиядә тыелган “Хизб үт-Тәхрир” террорчылык оешмасында катнашуда гаепләнә.

Адвокат Эдем Семедляев сүзләренчә, Сейтумер Сейтумеров үзен гаепләүне кире кага. “Ул әлеге гаепләүне танымый, үзен гаепсез дип саный. Язмача биргән аңлатмаларында ул тентү вакытында үзенә китаплар китереп ташлаганнарын әйтеп язды”, дигән адвокат.

11 март иртәсендә Русия куәт оешмалары Бакчасарайда һәм Бакчасарай районында кырымтатарлар йортларында тентүләр уздырды. Дүрт кеше тоткарланды. ФСБ аларны “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда шикләнә. Русиядәге “Мемориал” хокук яклау хәрәкәте “Хизб ут-Тәхрир” эше нигезендә гаепләнгәннәрне сәяси тоткыннар дип таный.

Украина тышкы эшләр министрлыгы Русиянең кырымтатарларны эзәрлекләвенә кискен протест белдерде. Министрлык вәкиле Екатерина Зеленко Русия “дөнья җәмәгатьчелегенең кырымтатарларга басым ясауны туктатырга таләп итүен ишетмәгәнгә салыша, халыкара, хөкүмәт ара институтлар карарларына да колак салмый” дип белдерде.

Кырым автоном бүлгесе прокуратурасы 11 мартта кырымтатарларны тоткарлау турында җинаять эше ачты.
2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзалары һәм Кырымда яшәүче Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы белән элемтәләре булуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә тентүләр уздырыла.

XS
SM
MD
LG