Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 64 проценты май һәм яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартырга әзер


Архив фотосы
Архив фотосы

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле эшләмәгән көннәрне "каплау" өчен русияләр каникуллардан баш тартырга, шимбәләрен эшләргә әзер.

Русияләр "коронавирус яллары" вакытында туктап калган эшчәнлекләрен кире торгызу өчен алда торган бәйрәм ялларыннан баш тартырга әзер. Бу турыда SuperJob ресурсы уздырган сораштыру нәтиҗәсендә билгеле булган.

Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, русияләрнең 52 проценты атнасына алты көн эшләргә әзер. Эш хакы югарырак булган (80 мең сумнан артык) респондентлар эшкә чыгарга ныграк тели – 56 процент. Эш хакы 30 мең тирәсе булганнар арасында шимбәләрен дә эшләргә теләүчеләр азрак (46 процент).

Сорашуда катнашканнарның күп өлеше (64%) "коронавирус яллары" урынына май бәйрәмнәре яки яңа ел каникулларында эшләргә әзер икәнлеген әйткән. Шул ук вакытта алар бәйрәм көннәре (1 май, 9 май, 1 гыйнвар, 7 гыйнвар) ял көне булсын иде дигән теләк белдергән.
Сораштыруда атнасына биш көн эшли торган 1,6 мең кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG