Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Мәскәү һәм Петербурдан кайткан 914 кеше хастаханәгә салынган


Башкортстанда узган тәүлектә 52 кешедә COVID-19 расланган, авыручылар саны 347гә җитте.

Башкортстанда 20 апрель 12.00 сәгатькә 347 кешедә коронавирус расланган, соңгы тәүлектә тагын 52 кешедә бу авыру ачыкланган. Әлеге саннарны Башкортстан хөкүмәте оператив киңәшмәсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китерде. Киңәшмә турыдан-туры трансляциядә барды.

Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы Башкортстан өчен әзрәк саннар китерә. Анда соңгы тәүлектә 45 кешедә ачыкланган диелә.

Забелин сүзләернчә, коронавируслы авыруларның 247се стационарда, 74 кеше өйләрендә дәвалана. Узган тәүлектә 6 кеше савыгып, хастаханәдән чыккан, барлыгы егерме кеше савыккан. Коронавируска текст ясау республиканың 14 лабораториясендә башкарыла. 9 мең 901 кеше бүгенге көндә мәҗбүри изоляциядә кала.

Кискен респиратор-вируслы авыру билгеләре булган 914 кеше хастаханәләргә озатылган. Аларның күпчелеге Мәскәүдән һәм Петербурдан килүчеләр диде Забелин. Уфа шәһәре һәм районы коронавирус обсерваторында 67 кеше, шуларның унсигезе – балалар. Министр сүзләренчә, республикага тимер юл һәм һава аланнары аша килүче чит төбәк кешеләренең барысыннан да COVID-19-ка анализ алына.

Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китергән мәгълүматка караганда, Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирустан тагын ике кеше үлгән. Апрель башында республикада COVID-19 тарала башлаганнан бирле барлыгы 14 кешенең гомере өзелгән.

Рәсми саннар. 20 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан297 (+45) 14 (+0) 14 (+4)
Татарстан 230 (+39) 25 (+0) 0 (+0)
Русия47 121 (+4 286) 3 446 (+155) 405 (+44)

стопкоронавирус.рф

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG