Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә илкүләм карантин гамәлдән чыгарыла


Прага күренеше
Прага күренеше

Чехия хөкүмәте март уртасында коронавирус белән бәйле кертелгән карантинны гамәлдән чыгарырга карар итте. 

24 апрельдән Чехия хөкүмәте ватандашларга ил буенча ирекле сәфәр кылырга, һәм чит илләргә чыгарга рөхсәт итте. Ләкин Чехиягә кайтканнан соң 14 көнлек карантин узарга кирәк булачак.

Моннан тыш 10 кеше бергә җыелырга ярый.

Чехия Европада беренчеләрдән булып кырыс карантин кертте һәм беренчеләрдән булып аны гамәлдән чыгара.

Чехия хөкүмәте шулай ук чикләү чараларын йомшарту турындагы элегрәк чыгарган карарын да үзгәртте. Кибетләр һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар көтелгәннән иртәрәк ачылачак.

27 апрельдән мәйданы 2500 дүрткел метрдан кимрәк булган кибетләр ачылачак. Элегрәк бу май ахырында гына көтелә иде. Фитнес үзәкләре, зоопарклар ачыла. Студентлар өчен югары уку йортлары да ачылачак.

11 майдан сәүдә үзәкләре, чәчтәрашханәләр, массаж салоннары, музейлар ачыла. 25 майдан кафе һәм рестораннар үз ишекләрен ачачак һәм башка күпчелек чикләүләр алыначак. Туристлар өчен чикләрнең ачылуы турында әлегә мәгълүмат юк.

Прагада мәхкәмә пәнҗешәмбе кайбер карантин чараларын гамәлдән чыгарды. Алар канун бозып кертелгән диелде. Карар 27 апрельдә үз көченә керәчәк. Чикләүләрнең кайберләре болай да хөкүмәт карары белән алыначак.

Соңгы көннәрдә Чехиядә коронавирус йоктыруның яңа очраклары кими, терелүчеләр саны арта. Хәзерге вакытта авыручылар саны 5 мең кеше диелә. Барлыгы илдә 7 меңнән артык кеше COVID-19 йоктырды, 2 мең кеше терелде, 210 кеше үлде. Рәсми мәгълүматларга караганда, 23 апрельгә Чехиядә коронавирус йоктыруның алты гына яңа очрагы теркәлгән.

  • Карантин чаралары Чехия белән чиктәш илләрдә дә йомшартыла. Австрия һәм Германиядә бу атнада кибетләр ачылды. Сәүдә үзәкләре һәм хезмәт күрсәтү оешмалары май башында ачылачак. Әлеге илләрдә шулай ук авыручылар саны кими - терелүчеләр саны яңа йоктыручылар санына караганда күбрәк.
  • Эпидемиянең югары ноктасы Испания, Италия һәм Франциядә дә узган дип уйларга була. Әлеге илләр Европада коронавирустан иң зур зыян күрүчеләр булды, карантин аларда май башыннан йомшартыла башлаячак.

XS
SM
MD
LG