Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда төзелүче киностудиянең төп инвесторларының берсе Сбербанк булачак


Миләүшә Айтуганова
Миләүшә Айтуганова

Кино студиясенә барлыгы күпме акча тотыласы әйтелми. “Татаркино” җитәкчесе Миләүшә Айтуганова проектны республика җитәкчелеге хуплавын белдерде.

Татарстанда төзеләчәк киностудия проектына республика җитәкчелеге ярдәм күрсәтә, төп инвесторларның берсе Сбербанк булачак дип сөйләде “Татаркино” җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Бу турыда ул Казанда узачак мөселман киносы фестиваленә багышланган журналистлар очрашуында әйтте.

Айтуганова сүзләренчә, Татарстан инвестиция шурасының Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышында киностудия төзелеше мәсьәләсе каралган, уңай нәтиҗә алынган. Төп партнерларның берсе Сбербанк диелгән.

“Аларның Мәскәү ширкәте белән сөйләшүләре ничек барадыр, мин әлегә әйтә алмыйм. Ләкин проект Татарстан тарафыннан хупланды, монысы төгәл билгеле” диде Айтуганова.

Татарстанда кино студиясе төзү проекты узган елның октябрь аенда тәкъдим ителгән иде. Аны Мәскәүдә киностудия төзегән “Кей Ди Студиос” ширкәте җитәкчесе Евгений Мелентьев тәкъдим итте. Проектка күпме акча тотыласы әйтелмәде, ләкин бу акчалар 6-7 елда кайтыр дип фаразланды. Киностудия төзелсә, Татарстанда яңа эш урыннары була, иҗади яшьләр җәлеп ителәчәк диде проект авторлары.

Миләүшә Айтуганова журналистларга быелгы мөселман фестивале турында сөйләде. Фестиваль көз көне узачак. Бүгенге көндә анда катнашырга теләүчеләрдән 500 гә якын гариза килгән. Гаризалар 52 илдән алынган.

Быел яз айларында Казанда Иран киносы фестивале узарга тиеш булган, әмма коронавирус пандемисе сәбәпле ул узмый калды. Бу чара да Мөселман киносы фестивале кысаларында узачак. Моннан тыш, шул көннәрдә Казанда Кыргыз киносы атнасы да була.

Шул ук вакытта пандемия сәбәпле фестивальдә катнаша алмаучылар күп булырга мөмкин, бу очракта ул онлайнга күчәчәк, Татаркино аны уздыру өчен мәйдан әзерли дип сөйләде Айтуганова.

XS
SM
MD
LG