Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Татарстанда COVID-19 саннарына ышанып буламы?


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Бу көннәрдә күпләр коронавирус таралу турында рәсми саннарны күзәтә. Алар күп кенә сораулар тудыра. Әйтик, Татарстанда, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, үлүчеләр саны күпкә азрак. Социолог Искәндәр Ясавиев бу уңайдан Татарстан һәм башка төбәкләрдә санау үзенчәлекләрен искә төшерде.

Хокук бозулар белән бәйле вазгыятьтә "латент җинаятьчелек" яки "соры, яшерен саннар" булган кебек, COVID-19 белән бәйле вазгыятьтә дә рәсми саннар чагылдырылмый торган очраклар бар. Бу "латентлыкка" китерүче факторлар төрле: кемдер бик җиңел авырый һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми, кайбер очракларда, тест үткәрелүгә карамастан вирус ачыкланмый. Әмма Русиядә теркәлгән һәм латент инфекцияләр нисбәтенә йогынты ясаучы тагын бер фактор бар: хакимиятләрнең — һәм федераль һәм төбәк хакимиятләренең — вазгыять контрольдә тотыла дип үз тырышлыкларын нәтиҗәле итеп күрсәтү тырышлыгы, нәтиҗәдә, авыру очраклары сайлап кына теркәлә.

2013 елдан алып хәзергә кадәр сайлау комиссиясе әгъзасы буларак, Татарстан хакимиятләренең үзләренә һәм Мәскәү Кремленә кирәкле нәтиҗәне ничек ясый алуларын яхшы беләм. Алар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе һәм төбәк сайлау комиссияләре аша җирле сайлау комиссияләренә бик көчле басым ясый.

Күп очракта ул җирле сайлау комиссиясе әгъзалары — мәктәп укытучылары, алар комиссия рәисләре һәм сәркатибләренең, шулай ук мәктәп мөдирләренең дә күрсәтмәләренә тулысынча буйсына.

Нәтиҗәдә сайлау кәгазьләрен тартмага күпләп салу яисә беркетмәләрне яңадан язу кебек "латент җинаятьчелеккә" туры килгән гамәлләр нәтиҗәсендә 2016 елда Русия думасына сайлауда Татарстанда "Бердәм Русия"гә бирелгән 85% тавыш, 2019 елда Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда шул ук партиягә 72% тавыш кебек искиткеч саннар барлыкка килә.

Аерым очракларда җирле сайлау комиссиясенең бәйсез әгъзалары һәм бәйсез күзәтүчеләр сайлауда гаделлек тәэмин итә ала һәм шул вакытта "аңлашылмаган" хәлләр барлыкка килә, бу сайлау урыннарында "Бердәм Русия" 25-35% тавыш җыя, ә күршедә нәкъ шундый, әмма бәйсез күзәтүчеләр булмаган урыннарда — 75% һәм аннан да күбрәк тавыш ала.

Әгәр Татарстан һәм федерациянең кайбер башка субъектлары хакимиятләре, Русия президенты идарәсе күрсәтмәләренә буйсынып, вазифага кабат билгеләнү йә матди һәм символик ресурслар алу максатыннан Путинга үзләренең булдыклылыгын күрсәтергә тырышып сайлау нәтиҗәләре белән шулай җиңел хәрәмләшә икән, алар коронавирус таралу саннары белән дә шулай җиңел эш итми дип кем әйтә ала?

Хәзерге вакытта Русия президенты идарәсенең федерация субъектлары башлыкларына мөнәсәбәте аларның коронавирус таралу саннарын контрольдә тоту һәм халыкның протест кәефләрен бастыру сәләте белән билгеләнә. Ә дәүләт хастаханәләрендәге табиблар административ контрольгә мәктәп укытучыларыннан да ким буйсынмый.

Шуңа күрә Татарстанда һәм федерациянең башка төбәкләрендә коронавирус турындагы мәгълүматны, шулай ук аннан үлүчеләр санын авыруның таралу дәрәҗәсе дип түгел, ә хакимиятнең аны теркәү сәясәтен чагылдыра торган бер конструкция буларак кабул итәм.

29 апрель саннарына караганда, Башкортстанда 691 авыручыдан 14е үлгән, Чуашстанда 539—8, Пенза өлкәсендә 364—7, Удмуртиядә 217—6. Ягъни, Башкортостанда, Мордовиядә, Чуашстанда, Удмуртиядә, Мари Илендә, Пермь краенда, Оренбур, Киров, Ульян, Сарытау, Пенза, Самар өлкәләрендә СОVID-19 белән авыру очраклары азрак булса да, үлем очраклары Татарстандагыдан күбрәк.

Татарстанда медицина дәрәҗәсенең югары булуына ышанасым килсә дә, Татарстан хакимиятләренең республикадагы хәлләрне үзләренә отышлы итеп күрсәтү осталыгы монда да, сайлаудагы кебек хәрәмләшү бардыр дип фаразларга мәҗбүр итә.

Русиянең башка төбәкләрендә дә, азрак күләмдә булса да, шушы ук хәл күзәтелә, һәм бу илдә коронавирус инфекциясенең латентлыгы артуга китерә.

Русиядә дә, Татарстанда да хакимияткә ышаныч бары тик аның гадел сайлаулар нәтиҗәсендә алмашынып торуы һәм халык алдында хисап тотуы шартларында гына мөмкин.

Искәндәр Ясәвиев
cоциолог

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG