Accessibility links

Татарстан изоляциядән чыгу планына Мәскәүдән җавап көтә


Казанда җәмгәгать транспорты
Казанда җәмгәгать транспорты

Изоляциядән чыгу 10-11 майда булачак эпидемиологик вәзгыятьтән тора. Ләкин коронавирусны йоктыручылар саны үсеше 5-7 процент булганда чикләүләрне киметмәячәкләр

Татарстан изоляциядән чыгу планын әзерләгән. Ул Русия хөкүмәтенә юлланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хөкүмәт йортында коронавируска багышланган матбугат очрашуында белдерде.

“Татарстанның үз план проекты бар. Хәзер без Русия хөкүмәте тәкъдимнәрен көтәбез. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага чикләүләрне киметү планын төзү бурычы йөкләнгән. Без алардан үз планыбызны тәңгәлләштерер яки төзәтәмләр кертер өчен документ көтәбез. Һичшиксез, чикләүләрне киметү 10-11 майда булачак эпидемиологик вәзгыятьтән тора. Соңгы биш көндә яңа йоктыручылар саны үсеше 7-8 процент белән бара. Бүгенге процент үсеше чикләүләрне киметергә мөмкинлек бирми. Әгәр атна дәвамында үсеш 4-6 проценттан артмаса, бу безгә кайбер өлкәләрдән чикләүләрне алырга ярдәм итәчәк. Бәлки бу көндәлек хезмәт күрсәтү тармагы булыр, азык-төлек сатмаган кибетләр, парк, сквер, балалар мәйданчыклары, стадионнарга кагылыр. Халыкта моңа ихтыяҗ бар”, диде Марина Патяшина.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе республика халкын изоляция режимын сакларга һәм “түзеп торырга” чакырды.

“12 майдан кайбер чикләүләр бетереләчәк. Ләкин бу кайсы өлкәләргә кагылганын әлегә киң җәмәгатьчелек алдында әйтә алмыйм”, диде Патяшина.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 91 кешедә COVID-19 ачыкланган. 5 майга республикада барлыгы 1208 кешедә коронавирус расланган, шулардан 149ы савыккан. Соңгы тәүлектә үлүчеләр булуы хәбәр ителми. Алдагы көннәрдә яңа вирустан өч кеше үлүе турында әйтелгән иде.

XS
SM
MD
LG