Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кредит яллары бар, ләкин аны куллану җиңел түгел"


Коронавирус эпидемиясе күп русияләрне эшсез һәм керемсез калдырды. Дәүләт төрле ярдәм чаралары турында игълан итсә дә, чынлыкта аларны алу бик җиңел түгел. Бу кредит һәм ипотека түләүләрне кичектереп торуга да кагыла.

Русия үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина узган атна ахырында хәбәр итүенчә, банкларга кредит һәм ипотека бурычларын түләүне кичектереп торуны сорап русияләрдән 1,4 млн гариза килгән. 22 апрельдән аларның саны 400 меңгә арту күзәтелгән. Ул ипотека белән бәйле гаризаларның 80 проценты уңай хәл ителде, автокредитлар белән – 20 проценты дип белдерде. Шул ук вакытта банклар кредит түләүләрне кичектерүгә бик ашыгып бармый. Азатлык пандемия чорында Русиядә кабул ителгән кредит каникуллары турында канунның ярдәме бармы-юкмы икәнен тикшерде.

Кредит каникуллары кемнәр өчен?

3 апрельдә керемнәре 30 процентка кимегән русияләрнең банкларга бурычларын түләүне бер айдан алты айга кадәр кичектереп торырга мөмкинлек бирүче федераль канун гамәлгә керде. Гади тел белән әйткәндә, бурычлы кеше бурычлары турында вакытлыча онытып тора, аны соңрак түли. Ләкин бу бурычлар барыбер кала, аны кайчан да булса түләргә кирәк булачак. Алай гына да түгел, түләмәгән айларда кредит процентлары өстәлеп тора, аларны да соңыннан түлисе.

Бу бер. Икенчедән, бөтен кредитларны да кичектереп булмый. Канун берничә категориягә генә кагыла:

  • 2 млн сумнан артык булмаган ипотекага (Мәскәү, Петербурда 3 млн сум)
  • 600 мең сумнан артык булмаган автокредитларга
  • 250 мең сумнан артык булмаган кулланучылар кредитларына
  • 100 мең сумнан артмаган кредит карталарына

Кредит бәясе зуррак булган очракта банклар үзләренең кайбер програмнарын тәкъдим итәргә мөмкин. Әйтик, реструктуризация (килешү шартларын үзгәртү), рефинансирование (ипотека процетнын төшерү) һәм ипотека яллары.

Кредит ялларын бар кеше дә ала алмый. Моның өчен хәзерге айлык керемнең 2019 елдагы уртача айлык керемнән 30 процентка кимрәк булуын күрсәтергә кирәк.

Чынлыкта ничек?

Азнакайда яшәүче Элиза Ганиева – үзмәшгуль. Декретка чыккач заказга балалар киеме бәйләү, костюмнар тегү һәм башка кул эшләре белән шөгыльләнә башлаган. 2019 елнын августында үзмәшгуль буларак теркәлгән. Хәзер аның заказлары кимегән, ә иренең эше тукталган. Ипотека түлиләр.

Элиза Ганиева
Элиза Ганиева

"Безгә әлегә ипотека яллары кулланырга туры килмәде, әмма күршеләр әйтүенә караганда, тулаем түли алмаган очракта комиссия һәм штрафлар юк, кемдер бу айларда 15 мең сум урынына 2-3 мең сум гына түлибез диләр. Андый очракта да штрафлар юк.

Без үзебез социаль ипотекага фатир алган идек. Бу айда түли алмасак, безгә дә каникул алырга туры килер, чөнки мин декретта, үзмәшгүльмен. Хәзер керем юк дәрәҗәсендә, иптәшем җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне гамәлгә куючы иде, нефть сәнәгате тармагында эшләде. Аның да эшләре тукталды, кереме юк.

Дәүләт өч яшькәчә балага 9 300 сум күләмендә акча бирә, соңгы вакытта бу безнең бердәнбер керем булды".

Танылган алып баручы, теле-радио журналист Батыр Харисов та ипотека түләүчеләрдән. Ул кредит каникулларын ала алмаган.

Батыр Харисов
Батыр Харисов

"​Түлибез инде, түләми кая барасың? Бар тапкан малны ипотекага тыгып барам. Бик озак җәфалангач, банкка шалтыратып белешә алдым. "Сезгә каникуллар тиеш түгел", диделәр. Минем ипотека алганда 2,2 млн сум иде, нормадан артык, шуңа ярамый, имеш. Килешү буенча да була алып ул каникулны, тик аның өчен 150 төрле кәгазь җыярга кирәк. Ә түләү көннәре килә дә җитә, шуңа кәгазь җыеп йөргәнче, яңа ысуллар белән акча эшләү кулайрак дип уйладым. Ипотекага йөзгә-йөз карап торыш хәзер, үзеңнән башкаларга өмет итү кирәкмәс. Банкларга өмет күптән өзелгән", ди Батыр Харисов.

Бар тапкан малны ипотекага тыгып барам

Моңа охшаш хәлдә калуы турында танылган татар композиторы Эльмир Низамов та язып чыккан иде. Пандемия чорында аның бик күп концертлары һәм чаралары булмый калган. Театрлардан да гонорарлар килми башлаган. Ипотека түләүләрен кичектереп торуны сорап Сбербанкка берничә тапкыр бик күп төрле документлар җыеп мөрәҗәгать иткәннән соң да мәсьәлә хәл ителмәгән. Бу хакта ул Facebook-тагы ябык сәхифәсенә дә язды. Соңрак банк кичектереп тору булачак дип хәбәр иткән.

Галимә, әлеге вакытта декрет ялында утыручы ике бала анасы Динә Шафикова да тәкъдим ителгән хөкүмәт програмнарының файдасы юк ди.

Хөкүмәт тәкъдим иткән програмнар безгә файдалы түгел

"Без элеккечә түлибез, чөнки хөкүмәт тәкъдим иткән програмнар безгә файдалы түгел. Ипотека яллары алып торуда мәгънә күрмибез, чөнки бурычның гомуми суммасы кимемәячәк, ипотека түләү вакыты да кимеми, бу вакыт өчен процентларны банк киредән исәпләми – түләп бетерелмәгән акчаны калган айларга бүлеп чыгалар, нәтиҗәдә айлык кертем күләме артачак кына.

Без ничек бар, шулай калдырырга булдык, чөнки ирем эшли, мин элеккечә декрет ялында, безнең хәл әллә ни үзгәрмәде", дип сөйләде Динә ханым.

"Бурыч кайтарылмау банкка дә начар, яхшылап сөйләшергә кирәк"

Финанс белгече, юрист Сирин Зарипов бурыч ул бурычлы кеше мәсьәләсе генә түгел, банклар проблемы да ди. Ул банкларга барырга, алар белән сөйләшергә тәкъдим итә.

Сирин Зарипов
Сирин Зарипов

"Ипотека яки кредитларын түли алмаган, эшсез яки керемсез калган кешеләр үзләренең банкларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мондый хәл килеп туганда бу бурычны түләмәү хакында килешүләр бары кредит бирүче һәм кредит алучы арасында гына була ала.

Кеше банкка бурычын кайтара алмый икән – бу бит бурычлы кеше алдына килеп туган мәсьәлә генә түгел, банк өчен дә проблем булып тора, чөнки банк үз акчаларын кире кайтарып ала алмый. Шуңа күрә, беренче чиратта банк белән элемтәгә кереп, килеп туган хәлне аңлатырга кирәк, һәм бергәләшеп бу мәсьәләне чишү юлын эзләргә.

Гадәттә банклар кешенең хәленә керә – кредит яллары бирә, бу вакыт аралыгында ипотека яки кредитның процентларын гына кайтарырга, ә төп бурычны кайтаруны кичектереп торырга рөхсәт итә.

Ләкин мин, финанс киңәшче буларак, һәр гаиләнең саклыкка җыеп куйган акчалары булырга тиеш дип саныйм. Нәкъ менә шул алдагы көнгә акчаларны туплап кую кирәк вакытта зур ярдәм була, матди яктан кыенлыкларга бирешмәскә, түләүләр графигын өзмәскә мөмкинлек бирә", дип сөйләде Азатлыкка Сирин Зарипов.

Казанда күчемсез милек базарында эшләүче хосусый эшмәкәр Гөлнара Йосыпова әйтүенчә, коронавируска бәйле чикләүләр башлангач, шәһәрдә фатир сату-алулар туктап калган булган, әмма соңгы атна нәтиҗәләренә караганда, яңадан җанлану сизелә.

Гөлнара Йосыпова
Гөлнара Йосыпова

"Коронавирус чикләүләре башланганда күчемсез милек базары туктап калган иде. Апрель аенда 6,5 процентлы ипотека гамәлгә кергәннән соң акрынлап җанлану башланды. Соңгы атнада бу җанлану шактый сизелерлек булды. Ике балалы гаиләләр өчен "Яшь гаилә" дип аталган ипотека програмы да бик ярдәм итте, кешеләр 4,5-4,7 процентлы ипотека белән фатирлар ала башлады. Әмма мондый ипотекаларны яңа төзелгән фатирлар алу өчен генә бирәләр. Ә бит әле 2,7 процентлы авыл ипотекалары булдырылды, алар шәһәр янындагы авыл җирләрендә йортлар, фатирлар алу өчен бик шәп һәм арзан. Әмма мондый авыл ипотекаларын алу өчен ике-өч ай көтәргә кирәк, чөнки андый ипотека алу өчен документларны башта банк, ә аннан соң авыл хуҗалыгы министрлыгы расларга тиеш."

XS
SM
MD
LG