Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар фаразы: Русиядән халыкара очышлар сентябрьгә кадәр ябык булачак


Коронавирус пандемиясе тудырган торгынлык нәтиҗәләре ким дигәндә ике-өч ел буе үзен сиздерәчәк ди белгечләр.

Илкүләм рейтинг агентлыгы (НРА) Русиядә халыкара һәм эчке очышларның кайчан торгызыласын исәпләп караган. Экспертлар чит илләргә рейслар сентябрьдә генә башланачак дигән нәтиҗәгә килгән. Рейтинг белән РИА Новости танышкан.

Пандемия чигенгән очракта, халыкара очышлар сентябрьдә башланырга мөмкин, ә хәлләр яхшыга үзгәрмәсә, чит илләргә рейслар ел ахырына кадәр торгызылмаска мөмкин диелә хисапта.

“Юлчылар ташуны торгызу шактый озак вакыт таләп итәчәк, ә шок нәтиҗәләре ким дигәндә ике-өч ел дәвамында сизелеп торачак. Агентлыкның төп сценариенә ярашлы, халыкара очышлар сентябрьгә кадәр ябык булачак, ә эчке очышлар җәй башыннан акрын гына кире кайта башлаячак”, диелгән документта.

Эшләр начаррак торса, эчке очышлар сентябрьдән, ә чит илләргә очышлар ел ахырыннан гына башланырга мөмкин диелә.

COVID-19 пандемиясе сәбәпле Русия 27 марттан башка илләргә даими һәм чартер очышларны туктатты.

Чит илдә калган ватандашларны кайтару өчен рейслар оештырыла. Шулай ук йөк ташу, почта, санитар һәм һуманитар рейслар башкарыла. Русия хөкүмәтенең аерым карарлары нигезендә очышлар да рөхсәт ителә.

Русия төбәкләрендә коронавирус сәбәпле үзизоляция тәртибе кертелгәннән соң һава ширкәтләре эчке рейслар санын киметте.

XS
SM
MD
LG