Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәкләр театрлары, музей һәм китапханәләре керемгә салымнан өлешчә азат ителә


Башкортстан Милли яшьләр театрында "Башкорт туе" спектакле күренеше
Башкортстан Милли яшьләр театрында "Башкорт туе" спектакле күренеше

Мәдәният оешмалары дистәдән артык төрдәге эшчәнлеге өчен салым түләми башлаячак. 

Русия хөкүмәте гамәлгә куючылары Русия субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр булган мәдәният оешмаларын керемгә салым түләүдән өлешчә азат итә. Бу карар музейлар, театр һәм китапханәләргә кагыла.
Русия хөкүмәте сайтында дөнья күргән фәрманда 14 төр эшчәнлек санап кителә. Мәдәният оешмаларының бу төрдәге эшчәнлекләреннән кергән керемнәреннән салым алынмаячак.

Аерым алганда, спектакльләр, башка төр тамашалар әзерләү һәм күрсәтү, шуңа бәйле хезмәтләр, гастрольләрдә спектакльләр кую, фестивальләр, бәйге, экскурсияләр уздыру, оешма эшчәнлеге турында кино булдыру, реставрация хезмәте күрсәтү һәм башка төр эшчәнлекләр турында сүз бара.

Әлеге ташламалар бары гамәлгә куючылары Русия Федерациясе субъектлары яисә муниципаль берәмлекләр булган очракта гына кулланыла ала. Фәрман аның рәсми дөнья күргән көненнән башлап гамәлгә керә һәм 2020 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла диелә хөкүмәт сайтында.

XS
SM
MD
LG