Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәчетләрендәге татар теле курсларын 436 кеше тәмамлаган


Мәчетләрдә татар телен уку-укыту әсбабы.

Мәчет каршындагы татар теленә өйрәтү курсларын тәмамлаучыларга электрон таныклыклар тапшырыла.

Татарстан мәчетләрендә 2019 елның 15 октябрендә башланган татар теле курсларын 436 кеше тәмамлап чыккан. Аларга белемнәрен раслаучы таныклыклар тапшырылачак дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния назәрәтенең матбугат хезмәте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, өченче ел рәттән уздырыла торган курслар республиканың 20 мәчетендә алып барылган. Беренче мәлләрдә аларга 300 кеше язылган, ләкин уку барышында телне өйрәнергә теләүчеләр саны тагын да арткан.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, курсларның соңгы айлары онлайн дәресләр рәвешендә узган. Тәмамлаучыларга сертификатлар 30 апрельдә тапшырылырга тиеш булса да, яңа шартларны исәпкә алып, таныклыклар аларның электрон почталарына җибәреләчәк диелә хәбәрдә.

"Быелгы бушлай татар теле курслары 20 мәйданчыкта, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорски, Лаеш, Менделеевски, Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәрелде. Башкалабызда курслар "Ризван", "Тынычлык", "Казан нуры", "Әниләр", "Гаилә" мәчетләрендә узды. Тыңлаучылар саны буенча "Әниләр" мәчете иң күп укучыларны үзенә җыйды: барлыгы 65 кеше. Шулай ук Түбән Кама, Норлат, Чистай мөхтәсибәтләрендә узган курсларга 30лап укучы йөрде", дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте.

Дәресләр атнага ике тапкыр булган, барлыгы 48 академик сәгать тәшкил иткән. Татар телен өйрәтүдә Татарстан мөфтияте һәм "Хозур" нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән "Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен" дәреслеге кулланылган.

Татар теле курсларының беренчесе 2018 елның февраль-апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә уздырылган иде. Анда 500ләп кеше йөрде. Шул елның көзендә алты айлык курслар башланды.

XS
SM
MD
LG