Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда көллиятләр гадәти тәртиптә эшли башлый


19 майдан башлап Татарстандагы һөнәргә өйрәтү уку йортлары белем бирүне өлешчә уку биналарына күчерә ала. 

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы көллиятләргә 19 майдан дистанцион укытудан чыгып, өлешчә гадәти тәртиптә эшли башларга рөхсәт итте. Бу турыда фәрман министрлык сайтында дөнья күрде.

Татарстан министрлыгы карары Русия мәгърифәт министрлыгы карарлары нигезендә кабул ителгән диелә. Уку йортлары көндезге уку тәртибенә күчүне Татарстан министрлыгы белән килештерергә тиеш. Аларга барлык санитар-эпидемиология кагыйдәләрен дә саклау шарты куела.

Һөнәргә өйрәтүче уку йортларында белем бирүнең әһәмиятле бер өлеше – гамәли дәресләр, алар остаханәләрдә, лабораторияләрдә һәм җитештерү мәйданнарында узарга тиеш диелә.

Урта һөнәри белем бирү оешмаларында уку елы, алдан әйтелгәнчә, 30 июньдә тәмамланачак. Киләсе уку елына студентлар кабул итү 1 июньнән башлана диелә министрлык хәбәрендә.

Татарстанда коронавирус таралу куркынычы сәбәпле 30 апрельдән изоляция режимы кертелде. Мәктәпләр һәм уку йортлары март ахырынан ук дистанцион укуга күчерелде. 18 майдан изоляция тәртибе йомшартылды: республикада музейлар, китапханәләр, фитнес залларына эшли башларга рөхсәт ителде.

XS
SM
MD
LG