Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия галимнәре коронавирустан вакцинага рәсми булмаган сынаулар уздырган


Вакцина әзерләүче галимнәр вакцинаны үзләренә кертеп караган. 

Русия сәламәтлек саклау министрлыгының Эпидемиология һәм микробиология Илкүләм тикшеренү үзәге галимнәре SARS-CoV-2 коронавирусыннан раслану ихтималы булган вакцинаны үзләрендә сынап караган. Бу турыда Интерфакска үзәкнең җитәкчесе, Русия фәнннәр академиясе академигы Александр Гинцбург сөйләгән.

Аның сүзләренчә, сынауда вакцинаны эшләүчеләр, клиник тикшеренүләр алды сынауларны оештыручылар һәм технологлар катнашкан.

Гинцбург беркемдә дә начар нәтиҗәләр күзәтелмәде, “барысы да исән, сәламәт һәм шатланалар” дигән. Вакцина ничә кешедә сыналганын ул әйтмәгән.

Галим сүзләренчә, алар вакцинаны сынаудан бигрәк аны пандемия шартларында эшләп чыгару вакытында үзләренең иминлекләрен тәэмин итәргә теләгән.

Гинцбург әлеге вакцинаның клиник сынаулары җәй ахырына тәмамланырга мөмкин дигән.

22 майда “Инвитро” хосусый лабораторияләр челтәре русияләрне яңа коронавирустка антитәнчекләр тесты уздыру нәтиҗәләрен игълан итте. Дүрт көндә бу оешма 40 меңнән артык анализ тикшергән, аларның 14 процентында антитәнчекләр табылган. Мондый антитәнчекләр авыру билгеләре булган яки авыру сизелмичә дә үтеп киткән очракларда барлыкка килә диелә.
15 майдан Мәскәүдә кайбер кешеләргә коронавирустан антитәнчекләргә текстлар уздырыла башлаган. 27 майдан теләгән һәркем шундый анализ ясата алачак дип хәбәр ителә.

14 майда Новосибирскидагы “Вектор” үзәге COVID-19 вирусына каршы вакцина өч айдан әзер булыр дип белдергән иде. Дөнья галимнәре моңа ким дигәндә ел ярым кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG