Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда COVID-19 тагын 79, Башкортстанда 88 кешедә рәсмән расланган


Үткән тәүлектә Татарстанда COVID-19 тагын 79, Башкортстанда 88 кешедә рәсмән расланган. Соңгы тәүлектә Русиядә коронавирустан 139 кеше үлгән.

Татарстанда яңа вирус узган тәүлектә тагын 76 кешедә рәсмән расланган, яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Республикада бу вирусны йоктырганнар саны 2897гә җитте, 1825 кеше терелгән диелә.

Башкортстанда 23 майга барлыгы 2602 кешедә COVID-19 теркәлгән, узган тәүлектә тагын 88 кешедә вирус ачыкланган. Барлыгы 793 кеше савыккан. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Эпидемия башыннан республикада коронавирустан 18 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә 9434 кешедә COVID-19 табылган, 139 кеше үлгән. Барлыгы 335 882 кешедә коронавирус расланган, шулардан 107 936 кеше савыккан, 3388 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 23 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 697 (+76) 1 825 (+127) 9 (+1)
Башкортстан 2 602 (+88) 793 (+1) 18 (+0)
Русия335 882 (+9 434) 107 936 (+8 111) 3 388 (+139)

стопкоронавирус.рф

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG