Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан Русиядә бер көндә 153 кеше үлгән


Үткән тәүлектә Татарстанда COVID-19 тагын 90, Башкортстанда 81 кешедә рәсмән расланган. Соңгы тәүлектә Русиядә коронавирустан 153 кеше үлгән.

Татарстанда яңа вирус узган тәүлектә тагын 90 кешедә рәсмән расланган, яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы белдерүенчә, республикада бу куркыныч чирдән барлыгы тугыз кеше үлгән.

Башкортстанда 24 майга барлыгы 2683 кешедә COVID-19 теркәлгән, узган тәүлектә тагын 81 кешедә вирус ачыкланган. Уфа да яңа үлем очракларын белдерми. Эпидемия башыннан республикада коронавирустан рәсмән 18 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә 8599 кешедә COVID-19 табылган, 153 кеше үлгән. Барлыгы 344 481 кешедә коронавирус расланган, шулардан 113 299 кеше савыккан, 3541 кеше үлгән диелә.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG