Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар мәхкәмәсе Айрат Дилмөхәммәтов эшен карый башлады


Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә, 27 май

Танылган башкорт сәясәтчесе үзенә карата мәхкәмәне "ФСБ эзәрлекләве" дип атады.

27 май Үзәк хәрби мәхкәмәнең Самардагы бүлеге сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтов эшен карый башлады. Дилмөхәммәтов Русия бөтенлеген җимерүгә чакыруда, террорчылыкны пропагандалау, экстремистлыкка чакыру, террорчылыкны финанслауда гаепләнә. Үзенә карата мәхкәмә эшләрен Дилмөхәммәтов "ФСБ эзәрлекләве" дип бәяләде.

Сәясмән әле май бәйрәмнәренә кадәр үк Уфадан Самарга озатылган иде. Аның адвокатлары, Дилмөхәммәтов ягыннан шаһитлар күпчелеге Уфада тору сәбәпле, эшне Уфада карауны сораса да, мәхкәмә бу үтенечне кире какты.

Апрель башында мәхкәмә Дилмөхәммәтовны 2020 елның 24 сентябренә кадәр сак астында калдырды.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның март аенда илнең бөтенлеген җимерүгә чакыруда гаепләнеп кулга алынды. Соңрак аңа "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә эш ачылганы билгеле булды.

Дилмөхәммәтовның эшен тикшерү бер елга якын дәвам итте. 2019 елның октябрендә һәм 2020 елның гыйнварында аңа карата тагын ике җинаять эше ачылды. Мәхкәмә җиде мәртәбә аны сак астында тоту вакытын озайтты, сак астыннан чыгарып, иреген башка юллар белән чикләү хакында аппелляция шикаятьләре барысы да кире кагылды.

Апрельдә Дилмөхәммәтов гаиләсенә матди ярдәм күрсәткән кешеләрнең кайберләренең өенә тентү белән килделәр.

2019 елның апрелендә Русиянең "Мемориал" хокук яклау үзәге Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

2019 елның маенда Айрат Дилмөхәммәтов үзенә рухи, матди һәм мәгълүмати ярдәм сорап Русия һәм дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатендә ул җәмәгатьчелекне "канунсызлыкны һәм хәрби трибуналны булдырмый калырга" чакырды.

XS
SM
MD
LG