Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстан президенты вазифасына кабат барачагын белдерде


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президентын яңа мөддәткә барырга сорап активистлар мөрәҗәгать иткән диелә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы сайлауда республика җитәкчесе вазифасына намзәт булырга карар биргән. Бу турыда ул "Ярдәм янәшә!" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән Казанда узган очрашу вакытында белдергән дип яза "Республика Татарстан" газеты.

Язмада әйтелгәнчә, республика җитәкчесе сайлавына намзәт булып тагын бер кат баруын Миңнехановтан активистларның берсе үтенгән.

Моңа җавап итеп Миңнеханов яңа мөддәткә барырга карар иткәнен әйткән. "Русия президенты Владимир Путин республикада башкарылган эшкә югары бәя бирде. Бу минем генә казанышым түгел – бик күпләрнең казанышы. Шул исәптән безгә кадәр эшләп, алга таба үсеш өчен куәтле потенциал салып калдыручыларның да. Ышанычыгыз өчен рәхмәт! Мин теләсә нинди сынауларга әзер" дигән Миңнеханов.

Узган атна Путин Миңнехановның коронавирус белән бәйле хисабын тыңлап, республикада эшләр торышыннан һәм Миңнехановның эшчәнлегеннән канәгать калган иде. Ул Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына кабат баруын хуплады.

XS
SM
MD
LG