Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Илья Азарны яклап оештырылган ялгыз пикетларда кешеләр тоткарланды


Мәскәүдә "Петровка" янында пикет
Мәскәүдә "Петровка" янында пикет

Журналист һәм муниципаль депутат Илья Азарны иреккә чыгаруны таләп итеп, депутатлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре ялгыз пикетка чыкты. Дистәдән артык кеше тоткарланды.

Мәскәүнең Петровка урамындагы Эшке эшләр идарәсе бинасы янында бүген ялгыз пикетлар һәм тоткарлаулар дәвам итте. Ялгыз пикетлар кичә башланган иде. Пикетчылар 15 тәүлеккә кулга алынган журналист һәм Мәскәү думасы депутаты Илья Азарны иреккә чыгаруны таләп итте.
Журналистлар Петровка урамыннан хәбәр иткәнчә, 29 майда муниципаль депутат Юлия Галямина, активист Константин Фокин, “Яблоко” фиркасенең Мәскәү бүлеге рәисе урынбасары Кирилл Гончаров, эчке эшләр идарәсе бинасы янында басып торган муниципаль депутат Сергей Цукасов тоткарланган. Барлыгы 12 дән артык артык кеше тоткарланган.

Пикетта торырга килүчеләрнең күпчелеге плакатларын ачарга да өлгерми, аларны 5-10 секунд эчендә полиция тоткарлый.

Бүген шулай ук пикетта торган өчен Мәскәү думасы депутаты Сергей Митрохин һәм аның белән килгән тагын ике кеше тоткарланган иде.
Полиция хезмәткәрләре тавыш көчәйткеч аша “югары әзерлек режимы дәвам итә, бу акция канунсыз, таралышуыгыз сорала” дип кабатлый. Элегрәк Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус аркасында шәһәрдә ачык чаралар уздыруны тыйды.

Илья Азарны 28 майда тоткарладылар. Ул “Омбудсмен полиции” проекты авторы Владимир Воронцовны иреккә чыгаруны таләп итеп ялгыз пикетта торган иде. Воронцовка карата берничә җинаять эше ачылган. Аны яклаучы иҗтимагый активистлар Воронцов сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекләнә дип саный, чөнки ул оештырган Telegram-канал полиция хезмәткәрләре хокуклары бозылу очраклары турында язган.

Бер көн элек, 28 майда ялгыз пикетларга чыккан берничә журналист тоткарланды, алар шул ук көнне иреккә җибәрелде. “Медиазона” басмасы баш мөхәррире Сергей Смирнов, “Эхо Москвы” журналистлары Татьяна Фельгенгауэр һәм Александр Плющев, журналист, активист Виктория Ивлева, “Дождь” журналисты Михаил Фишман, Russia Today журналисты Илья Васюнин һәм башкалар тоткарланды.

XS
SM
MD
LG