Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төркиягә газ сатуда беренчелекне югалткан


Бу елның мартында Русия газы Төркия импортының 9,9 процентын тәшкил иткән. Узган елда ул 33 процент булган. 

Төркия Русия газыннан акрынлап баш тарта, аның урынына бу төр ягулыкны ул башка илләрдән кертә. РБК язганча, узган елның мартында Төркия сатып алган газның 33 проценты Русиядән булса, быелның мартында бу күрсәткеч 9,9 процентка калган. Шулай итеп, Русия Төркиягә иң күп газ сатучы булудан туктаган, беренчелек Азәрбайҗанга күчкән.

2020 елның мартында Төркия сатып алган газның 23,5 проценты Азәрбайҗаннан, 14,2 проценты Ираннан булган. Сыеклатылган табигый газ сатуда Катар (20%) һәм Алжир (13,7%) беренче урынннарга чыккан.

Моннан тыш, Кушма Штатлар да Төркиягә сыеклатылган табигый газ сатуын өч тапкыр арттырган – хәзер аның өлеше Төркия базарының 9,4 процентын тәшкил итә.

“Газпром” ширкәте быелның мартында Төркиягә газ сатуны узган елның шул ае белән чагыштырганда 72 процентка киметкән. Ул вакытта Төркия Газпромның сатып алучылары арасында Германия һәм Италиядән соң өченче урында булган. Ләкин 2019 елда ук “Газпром” Төркиягә газ җибәрүен 35 процентка киметкән. Моңа Төркиянең Азәрбайҗаннан газны күбрәк сатып алуы һәм сыеклатылган табигый газның арзан бәядән булуы йогынты ясаган диелә.

Федераль таможня хезмәте саннарынча, 2020 елның мартында Русия 1,776 миллиард долларлык газны чит илгә саткан, сыеклатылган газ сатудан кергән кереме 457,7 миллион доллар тәшкил иткән.

XS
SM
MD
LG