Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сәүдә үзәкләре ачыла


"Башкортостан" сәүдә-күңел ачу үзәгендәге азык рәтләре

1 июньнән Башкортстанда сәүдә үзәкләрендәге тауар сату кибетләре эшли башлаячак. Республикада китапханәләр һәм музейлар да ачыла.

Башкортстанда изоляция тәртибе чаралары йомшартыла. 1 июньнән республикадагы сәүдә үзәкләре ачыла. Бу турыда хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте.

Хәбиров сүзләренчә, сәүдә үзәкләрендә тауар сатучы кибетләр генә ачыла, җәмәгать туклануы урыннары, балалар бүлмәләре, күңел ачу нокталары һәм кинотеатрлар элеккечә ябык булачак.
“Без моны сәүдә үзәкләре акционерлары һәм хуҗаларыннан бигрәк, кече бизнес вәкилләре өчен эшлибез. Алар акча эшли башласын” диде Хәбиров.

Сәүдә үзәкләрендә битлекләр кию тәртибе саклана, сату нокталарына даими дезинфекцияләү таләбе куела.
Башкортстаннның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада коронавирус йоктыручылар саны кимүгә таба баруын әйтте. Моннан тыш, Уфа янында йогышлы авырулар өчен яңа үзәк ачылганнан соң урыннар саны да арткан.

Шул ук вакытта республикада 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кертелгән чикләүләр гамәлдә кала.

Радий Хәбиров башка кайбер чикләүләрнең алынуын да хәбәр итте. Атап әйткәндә, Башкортстанга Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән килүчеләр өчен мәҗбүри ике атналык изоляция таләбе дә 1 июньнән гамәлдән чыгарыла.

Шулай ук бүгеннән китапханәләр һәм музейлар да эшли башлый. Ләкин алар арасыннан аерым керү ишеге булганнарына гына ачылу рөхсәт ителә. Мәдәният йортларындагы музей-китапханәләр әлегә ябык булачак.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG