Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар: доллар 90 сумга, эшсезлек 8 процентка җитәргә мөмкин


Икътисад белгечләре корган фаразга караганда, пандемия өченче кварталга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Русия акчасы 2020 ел ахырына бер долларга 90 сумга кадәр очсызланырга мөмкин. Бу фараз Макроикътисади анализ һәм кыска вакытлы фараз Үзәге (ЦМАКП) корган сценарийларның берсендә әйтелә. Бу очракта пандемия быелның өченче чирегендә кадәр дәвам итәргә мөмкин диелә. Белгечләр Русия икътисадының алдагы елларда үсешенең өч сценариен корып караган.

Төп сценарийда коронавирус пандемиясе аркасында карантин октябрь-ноябрь айларында тагын бер кат кертелер дип фаразлана. Эшсезлек 2021 елга ким дигәндә сигез процентка күтәрелер һәм 2022-2023 елларда ул 7 процент булыр диелә. 2020 елда хезмәт хаклары 4,5-4,8 процентка кимер һәм бу күрсәткеч 2023 елда гына үсә башлап, 2,2-2,5 процентка күтәрелергә мөмкин. Доллар 2022 елга кадәр 90 сум тирәсе булыр калыр диелә.

Эшләр моннан начаррак торганда, 2020 ел ахырыннан 2021 ел мартына кадәр карантин булачак ди экспертлар. Дөнья икътисады кризиста, нефть һәм газ бәяләре түбән. Бу очракта Русиядә эшсезлек 2020 елда 10,5-10,7 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Доллар курсы – 100 сум булуы ихтимал.

Оптимистик сценарийга ярашлы, Русиядә изоляция тәртибе июнь уртасында тәмамлана. Икенче дулкын карантин булмый. Нефть бәяләре тиз арада тотрыклылана, дөнья икътисады кризиска керми. Мондый очракта эшсезлек 5,3–5,6 процент булыр, хезмәт хаклары 2021 елда ук 0,5-0,7 процентка үсә башлар дип көтелә. 2020 ел ахырына доллар курсы 85 сум тирәсе, аннары ул 80 сумга кадәр төшә.

РАНХиГС вәкиле Виктор Ляшок икътисадчылар төзегән бу фаразларда эшсезлек артуы зур куркыныч булып күренми дигән. “2009 елда эшсезлек сигез процентка җиткән иде. Без эшсезлек бик югары булмас дибез. Төп проблем – халыкның керемнәре кимү булачак”, дигән галим. Аның сүзләрен РБК китерә.

“8-10 процент тирәсе эшсезлек “катастрофа дәрәҗәсендә” булып күренми, ул Европадагы күрсәткечтән бераз гына югарырак”, дигән Ляшок.

РАНХиГС эксперты Елена Гришина да бу сүзләрне куәтләгән. Аның фикеренчә, 8-10 процент эшсезлек әле хәлләр коточкыч начар дигәнне аңлатмый. “Кайбер экспертлар аны моннан да югары булыр дип фаразлый. Ләкин икенче сорау – эшсезлекнең шундый югары булып торуы күпмегә сузылыр, бу билгесез” дигән ул.

Май ахырында Росстат апрель аенда илдә эшсезләр саны 4,3 миллионга җитте, бу эшли торган кешеләрнең 5,8 проценты дип хисап бирде.
Superjob эш эзләү хезмәтенә нигез салучы Алексей Захаров Русиядә эшсезләр саны чынбарлыкта рәсми саннардан биш тапкыр күбрәк диде. “Без якынча 10 миллион кеше эшен югалтты дип саныйбыз. Көзгә бу сан 20 миллионга кадәр үсәргә мөмкин”, дип фаразлады.

XS
SM
MD
LG