Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Русия ватандашларын кайтаручы тагын биш очкыч киләчәк


17 июньгә кадәр Төркия, Кыргызстан, Әрмәнстан, Таиланд, Индонезиядан рейслар килүе көтелә.

Коронавирус пандемиясе аркасында чит илләрдә калган Русия ватандашларын кайтару кысаларында Казанга яңа рейслар килүе көтелә. 11, 15 һәм 17 июнь көннәрендә биш илдән туристлар кайтачак. Рейслар турында мәгълүматны Русия элемтә министрлыгының махсус Telegram-каналы хәбәр итә.

11 июньдә Казан халыкара һава аланына Индонезиянең Бали төбәгеннән очкыч килә, ул иртәнге якта килеп җитәр дип көтелә.

Шул ук көнне Бангкок-Казан рейсы да килергә тиеш.

15 июньдә Казанга Ереваннан һәм Антальядан рейслар көтелә.

17 июньдә Бишкәк-Казан рейсы планлаштырылган.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле Русия халыкара очышларны туктатканнан соң, ватандашларны махсус оештырылган рейслар белән кайтара башладылар. Апрельдә һәм майда Казанга, Уфага төрле илләрдән берничә рейс кайтты.

XS
SM
MD
LG