Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституциягә тавыш бирү сайтында президент мөддәтләре турында мәгълүмат соңыннан өстәлде


Халыкка яңа Конституциянең өстенлекләрен аңлатканда Путинга яңадан президентлыкка сайланырга мөмкинлек бирүче үзгәрешләрне төшереп калдырганнар.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү сайтынның (2020og.ru) баштагы версиясендә президентның моңарчы булган мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турында төзәтмә кертелми калган. Моңа “Ведомости” һәм “Медиазона” игътибар иткән.

Сайтта Конституциягә үзгәрешләр турында мәгълүмат 15 бүлектә аңлатыла. Җиденче бүлектә “илдәге иң җаваплы вазифаларны биләүче кешеләргә яңа таләпләр” турында сөйләнә. Шунда ук президентка таләпләр турында да әйтелә. Әмма пзидент Владимир Путинның мөддәтләрен яңадан саный башларга мөмкинлек бирүче төзәтмәләр (81 маддә) бу бүлектә дә, башка бүлекләрдә дә искә алынмаган.

Бары якшәмбе кичен генә 2020og.ru сайтында җиденче пунктка яңа җөмлә өстәлгән. Анда Русия президентының мөддәтләре саны турында әйтелә, һәм "мөддәтләр санын чикләү... гамәлдәге президентка карата аның төзәтмәләрне кабул итү мизгеленә булган мөддәтләрен исәпкә алмыйча кулланыла" дип язылган.

Русиянең хәзерге Конституциясе Путинга 2024 елдан соң вазифасында калырга рөхсәт бирми. Путинга бишенче һәм алтынчы тапкыр президент булырга мөмкинлек бирүче төзәтмәне 10 мартта Думада Валентина Терешкова тәкъдим итте. Путин шул ук көнне бу тәкъдимне хуплады. Конституция мәхкәмәсе бу төзәтмәне канун бозмый дип таныды.

Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирү 22 апрельдә узарга тиеш иде. Ләкин коронавирус пандемиясе сәбәпле ул соңгарак күчерелде. Яңа датасы – 1 июль. Русияләр Төп канунга үзгәрешләр өчен "әйе" яисә "юк" дип җавап бирергә тиеш. Һәр үзгәреш өчен тавыш бирү мөмкинлеге бирелми – үзгәрешләр бер туплам булып бара.

Русиянең ике төбәге – Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәсендә электрон тавыш бирү оештырылачак. Дистанцион тавыш бирү алты көн – 25 июньнән 30 июньгә кадәр барачак.

XS
SM
MD
LG