Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО җитәкчесе: коронавирус пандемиясе сәбәпле азык-төлеккә кытлык булачак


Антониу Гутерриш
Антониу Гутерриш

Гутерриш сүзләренчә, ризыкка кытлык “йөзләгән миллион” балалар һәм зурлар өчен озакка сузылган авырлыкларга китерәчәк.

Коронавирус пандемиясе дөньяда глобаль дәрәҗәдә азык-төлек кытлыгы китереп чыгарырга мөмкин дип белдерде БМО баш секретаре Антониу Гутерриш. Аның фикеренчә, азык-төлек җитмәүчелеге “йөзләрчә миллион” балалар һәм зурларга кагылачак, һәм озак вакытлар аларның тормышына йогынты ясаячак.

“Дөньяда бөтен кешене дә туйдырырлык ризык бар. Ләкин 820 миллионнан артык кеше элеккечә туйганчы ашый алмый, һәм андыйлар саны, һичшиксез, артачак. Биш яшьтән кечерәк булган балалар арасында 144 миллионга якын баланың үсүе тоткарлануы күзәтелә. Димәк, алар үз яшьләре өчен артык кечкенә гәүдәле, һәм бу нигездә ашау җитмәгәннән килә”, дигән Гутеррриш.

Аның сүзләренчә, коронавирус пандемиясе аркасында азык-төлекне сатып алучыга китереп җиткерү чылбыры зыян күрә, шуңа күрә 50 миллион кеше соң дәрәҗәдә хәерчелеккә җитәргә мөмкин.
Кризис тудырган авырлыкларны җиңәр өчен, илләр азык-төлек иминлеген ныгыту максатыннан кичекмәстән гамәлләр кылырга тиеш дигән БМО җитәкчесе.

Шул ук вакытта, БМОның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек оешмасы саннарына караганда, коронавирус кризисы дөньяда азык-төлек бәяләренең төшүенә китергән. Май аенда бәяләр 2018 елның декабре дәрәҗәсенә кадәр төшкән. БМО оешмасы моны дөньяда ризык запаслары тотрыклы булуы һәм пандемия аркасында икътисад әкренәеп, ихтыяҗ кимүе белән аңлата.

Июньдә Татарстан статистика идарәсе республика халкы коронавирус карантины вакытында ризык алуны 15 проценка киметкән дигән сан китерде.

XS
SM
MD
LG