Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама табибларының хатын эфирда укыган журналистны тикшерү комитетына чакырганнар


Юлия Латынина
Юлия Латынина

Юлия Латынина төбәкләрнең коронавирус белән көрәшкә әзер булмавы турында радиодан сөйләгән. Тикшерү аны ялган мәгълүмат таратуда гаепләргә мөмкин.

"Эхо Москвы" һәм "Новая газета" күзәтүчесе Юлия Латынина Мәскәүнең Пресненский тикшерү бүлегенә чакырылган. Аңа карата "ялган мәгълүмат тарату" маддәсе нигезендә тикшерү башланган дип яза "Новая газета".

Латынина 11 апрельдә "Эхо Москвы" эфирында төбәкләрнең коронавируска каршы көрәшкә әзер булмаулары турында сөйләгән. Ул Түбән Кама шәһәре табибларының бу турыда мөрәҗәгатен эфирда укыган. Хатны журналистка "Альянс врачей" берләшмәсе җитәкчесе Анастия Васильева биргән. Хатта Түбән Кама медиклары вирустан саклану чаралары җитмәвенә, эш шартлары авыр булуга зарланган.
Хатта әйтелгәнчә, мартта Түбән Камада ике яклы пневмония белән 1300 кеше хастаханәгә салынган, ә 2019 ел мартында андыйлар 79 кеше генә булган. Үпкә шешүләр күп булуга карамастан, коронавируска бер тест та ясалмаган. "Телевизорда безнең шәһәрдә коронавирус юк дип сөйлиләр" дип белдергән медиклар.

"Новая газета"га җибәргән хатында тикшерү комитеты редакциянең Латынинаның аңлатма бирү өчен тикшерү бүлегенә килүен "тәэмин итүен" сорый. Комитет шулай ук журналистның карантин вакытында үзизоляцияне кайсы адреста уздырганы белән дә кызыксына.

Латынинаның адвокаты Марина Андреева тикшерү комитеты үзе белән элемтәгә кергәненне көтүен әйтә. Андреева белдергәнчә, ул эфирда яңгыратылган мәгълүматның "ялганлыгы" нидә икәнен һәм Латынинаның үзизоляцияләнү адресы бу эш кысаларында ни өчен кирәк булуын аңламый.

Элегрәк "Альянс врачей" һөнәр берлеге җитәкчесе Анастасия Васильева да хастаханәдә шәхси саклану чаралары булмавын хәбәр иткән өчен эзәрлекләнүгә дучар ителде. Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Русия хакимияте COVID-19 белән бәйле чикләүләрне сүз ирегенә каршы көрәштә куллана дип белдерде.

XS
SM
MD
LG