Accessibility links

Коронавируска карамастан Кырым шәһәрләрендә җиңүнең 75 еллыгына багышланган парадлар узды


Сергей Аксенов парадта чыгыш ясый
Сергей Аксенов парадта чыгыш ясый

24 июнь Акмәчеттә, Акъярда, Керичта җиңүнең 75 еллыгына багышланган парадлар узды.

Акмәчеттә Кырым Дәүләт шурасы рәисе Владимир Константинов үз чыгышын "җиңүнең 75 еллыгы ул рус, совет рухының тантанасы" дигән сүзләре белән тәмамлады.

Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов исә "Безгә кем кылыч белән килсә, шул кылычтан үләр" дигән сүзләр әйтте үз чыгышында. Аннексияләнгән Кырымда Аксеновның бу сүзләре кемгә юнәлтелгәне аңлашылмый калды.

Үзәк майданнан Акмәчет гарнизонының бронемашиналары, БТРлары башка хәрби техникасы үтте.

Коронавирус сәбәпле быел парадта кадет, юнармия сыйныфлары катнашмады, гомумән элекке елларда кебек балалар алай ук күренмәде, ләкин аларны да истән чыгармаганнар. Балалар паркында "Җиңү аркасы" ачылганы хәбәр ителде.

Шулай ук парадлар Керич һәм Акъяр шәһәрләрендә үзды. Акъярда Карадиңгез хәрби флотының хәрби техникасы, 26 очкычы һәм боралагы катнашты.

Алдан җирле хакимият Кырымда пандемия сәбәпле җиңүнең 75 еллыгына парад булмаячак дип игълан иткән иде, ләкин саклану министрлыгы белән сөйләшүләрдән соң парадның үзачагы белдерелде.

Коронавирус сәбәпле ветераннар өчен социаль дистанция булдырылды, парадта катнашкан хәрбиләр өчен бернинди саклану чаралары булмады.

XS
SM
MD
LG