Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең дүрттән өч өлеше президент мөддәтләрен "нульләштерү"не хупламый


Петербурда 15 мартта узган демонстрация
Петербурда 15 мартта узган демонстрация

Социолог Сергей Белановский төркеме Конституциягә үзгәрешләрнең һәрбесе буенча халык фикерен белешкән. "Нульләштерү"не респондентларның бары 24 проценты яклаган.

Конституциягә үзгәрешләрне хуплаучы һәм аларга каршы булган русияләрнең өлешләре якынча тигез – 28 һәм 32 процент. Бу саннар социолог Сергей Белановский төркеме уздырган сораштыру нәтиҗәсендә ачыкланган. Респондентларның 60 проценты тавыш бирүдә катнашачагын әйткән.

Президент һәм Русия хакимиятенең вәкаләтләрен киңәйтә торган үзгәрешләр өчен уртача 34 процент тавыш бирергә әзер. Мондый төр үзгәрешләр арасында бары берсе - Русиягә халыкара килешүләрне үтәү мәҗбүри түгел дигәне генә сизелерлек күп тавыш җыйган (64 процент). Президент мөддәтләрен "нульләштерү" турында төзәтмәне бары 24 процент хуплаган (76 процент – каршы).

Үзгәрешләрне яклап тавыш бирүчеләрнең 48 проценты "миңа президентыбызның барлык карарлары да ошый" дип белдергән. Кырык проценты "кайбер үзгәрешләр ошый" дигән. 30 проценты “нульләштерү” ошаганга тавыш бирүен әйткән.

Каршыларның 63 проценты "кайбер үзгәрешләр ошамый" дип җавап биргән. 58 проценты "нульләштерү белән риза түгел" дигән.

Тавыш бирүдә катнашмаска карар иткән кешеләрнең 55 проценты аның нәтиҗәләре алдан ук билгеле дип белдергән. 35 процент тавыш бирүгә байкот белдергән.

"Үзгәрешләрне яклаучылар һәм каршылар санының якынча бер тирә булуын исәпкә алып, хакимияткә "хуплыйм” дигән тавышлар күбрәк булуын тәэмин итү кыен булмас. Ләкин зур аерма белән җиңү катлаулырак булыр, чөнки каршылар шактый күп. Бәлки, җәмгыятьне икегә бүлмәс өчен, "Конституцион күпчелек" булдыру зарурлыгы турында сорау куярга кирәк булгандыр. Тавыш бирүдә катнашучыларның күбесе үзгәрешләрне бөтен тупламы белән хупласа да, президент мөддәтләрен "нульләштерү" һәм аның вәкаләтләрен киңәйтү өчен тавышлар гади күпчелекне дә җыймаска мөмкин. Аерым тавыш биргәндә бу үзгәрешләр кабул ителмәгән булыр иде" дип аңлата тикшеренү авторлары.

Сергей Белановский 2011-2012 еллардагы протестларны алдан фаразлаган социолог. Аның тикшеренүләре русияләрнең акчалата ярдәме хисабына уздырыла.

Сораштыру уздыру өчен ике төр сораулык әзерләнгән. Берсе респондентларның тавыш бирү чарасына, икенчесе аерым үзгәрешләргә мөнәсәбәтен ачыклар өчен кулланылган. Телефон аша сораштыруда барлыгы 1267 кеше катнашкан.

Тавыш бирүнең төп чарасы 1 июльдә уза. Ул ял көне дип игълан ителде. Конституциягә үзгәрешләр президент Владимир Путин тәкъдиме белән кертелә. Үзгәрешләрнең берсе аның президент мөддәтләрен "нульләштерергә", шул рәвешле, аңа 2036 елга кадәр хакимияттә калырга мөмкинлек бирә.

Тавыш бирү 25 июньдә башланды. Дүрт көн эчендә анда сайлаучыларның 37,2 проценты катнашкан. Үзәк сайлау комиссиясе китергән саннарга караганда, Русия халкының 40 проценттан артык өлеше тавыш биргән.

XS
SM
MD
LG