Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ВИЧ йоктыру арта


2018 елда 55 яшьтән өлкәнрәк татарстаннар ВИЧ-инфекция йоктыручыларның 11 процентын тәшкил итсә, 2019 елда бу сан 14 процентка җитән. Табиблар "бу тенденция сагайта" дип белдерә.

Соңгы биш елда Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктырган 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны артуга таба бара. Бу хакта СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча Республика үзәгенең поликлиника бүлеге табиб-психотерапевты Роза Мөхәммәтова хәбәр иткән.

"Әгәр 2018 елда 55 яшьтән өлкәнрәк татарстаннар ВИЧ-инфекция йоктыручыларның 11 процентын тәшкил итсә, 2019 елда бу сан 14 процентка җитте. Әлеге тенденция сагайта. Өлкәннәр яшьләргә караганда әлеге куркыныч инфекция һәм аны йоктыру юллары турында аз белә булып чыга. Шул ук вакытта, өлкән яшьтәге кешеләр арасында җенси активлык саклана, әмма алар ВИЧ үзләренә беркайчан да кагылмас дип бик нык ялгыша", дип китерә аның сүзләрен Татар-информ.

Агентлык хәбәр итүенчә, быелның биш аенда республикада ВИЧ-инфекциянең 421 яңа очрагы (аларның 280е – ир-атлар, 141е – хатын-кызлар, 6сы - балалар) теркәлгән. ВИЧ йоктыручыларның 71 процентын — 30-50 яшьлекләр, 13,5 процентын — 50 яшьтән өлкәнрәкләр, 13 процентын 15-29 яшьтәге кешеләр тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG