Accessibility links

Тел активистлары "Русия телләрен саклауда алдынгы тәҗрибәләр" онлайн-конференциясе уздырачак


Чараны оештыручыларның берсе - Артем Малых
Чараны оештыручыларның берсе - Артем Малых

24 июль "За языки РФ" платформасы Русия халыклары телләрен саклауның заманча ысулларына багышланган беренче онлайн-конференция уздырачак.

Конференциядә Русиянең алты төбәгеннән спикерлар - алты тел вәкиле үз проектлары турында сөйләячәк, яңа инициативаларны эшләтеп җибәрү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Спикерлар конференция кунаклары белән аларның туган телләре өчен кайсы тәҗрибә файдалы булырга мөмкин булуы турында фикер алышачак. Конференция програмында җәйге аланнар, Instagram һәм Youtube платформасындагы блоглар, подкастлар, Викимедиа-проектлар турында чыгышлар каралган.

Оештыручыларның берсе - якут активисты Дьулустан Осипов әйтүенчә, "За языки РФ" - Русия телләренең вәкилләрен берләштергән иҗтимагый платформа. Интернет-ресурслар аша танышкан активистлар онлайн-конференцияне үз телләрен саклау тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен оештыра.

24 июльдә конференциядә Сахадан Сандаара Кулаковская "Якут телендә хокук белеме (видеоблогинг)" һәм Халан Павлов "Русия халыклары телләрендә вики-проектлар", Чуашстаннан Александр Блинов "Хавал" (чуаш теле аланы), Карелиядән Наталья Антонова "Карел теле йорты", Татарстаннан Тәбрис Яруллин "Татар телендә подкастлар", Удмуртиядән Алинә Крестьянинова "Инстаграмда удмурт блогингы", Комидан Марина Федина "Коми теленә эшлекле тәрҗемә", Кабарда-Балкар республикасыннан Тембулат Афашагов "Төньяк Кавказда җирле халыкларның телләрен торгызу чарасы буларак этнолагерьлар оештыру" һәм Мәдинә Хакуашева Кабарда балалары өчен җәйге тел проектлары турында чыгышлар ясаячак.

Оештыручыларның берсе - удмурт теле активисты, "Уралистика" проекты авторы Артем Малых Азатлыкка хәбәр итүенчә, икенче конференция 14 августка планлаштырыла, ул да онлайн-проектларга багышланачак.

XS
SM
MD
LG