Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фургалны яклау чаралары Владивосток һәм Новосибирски шәһәрләрендә дә узды


Новосибирскида Фургалны яклау граффитисы
Новосибирскида Фургалны яклау граффитисы

Ерак Көнчыгыш һәм Себердә кулга алынган Хабаровски крае губернаторы Сергей Фургалны яклап якшәмбе көнне дә каршылык чаралары узды.

Хабаровскида 100гә якын кеше шәһәр үзәгендә митингка җыелды. Анда бернинди каршылыклар булмады, катнашучылар тиз арада таралды. Кичен берничә йөз кеше кабат шәһәр үзәгенә килде. Алар Хабаровски үзәгеннән Сергей Фургалны яклау шигарьләре кычкырып йөреш уздырды.

Бу Хабаровскида рәттән узган сигезенче каршылык чарасы булды. Иң күп халык җыелган чараларның берсе кичә үтте. Мэрия бәяләвенчә, чарага ун меңләп кеше чыккан, анда катнашучылар һәм күзәтүчеләр кешеләрнең күбрәк булуын әйтә. Якшәмбе көнне дә Фургалны яклау чаралары Амурдагы Комсомольскида һәм берничә шәһәрдә узды.

Хакимият тарафыннан рөхсәт ителмәгән чара Владивостокта да оештырылды. Анда Советлар хакимияте көрәшчеләре һәйкәле янына 100гә якын кеше килде. Социаль челтәрләрдә һәйкәл янына "күргәченнәрне ашату" өчен килергә чакырган язулар таратылды. Хакимият якшәмбе көнне һәйкәлне юарга җыенулары турында әйтте.

Һәйкәл чыннан да камап алынган иде, протест чарасы вакытында аны дезинфекцияләделәр. Акциядә катнашучылар шулай ук Владивосток үзәгеннән йөреш уздырды. Ике кеше тоткарланды һәм соңрак җибәрелде.

"Тайга.инфо" хәбәр итүенчә, хакимият тарафыннан рөхсәт ителмәгән йөреш шулай ук Новосибирски шәһәрендә узган. Благовещенскида халык митингка чыккан.

Сергей Фургалга Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды.

Фургал Хабаровски краен 2018 елның сентябреннән җитәкләде. Ул ЛДПР намзәте иде һәм икенче турда сайлаучыларның 70 процент тавышын җыйды. "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 28 процент алды. 1990 елларда Фургал табиб булган һәм бизнес белән шөгыльләнгән. 2005 елда Хабаровский крае депутаты, соңрак Русия думасы депутаты булды, сәламәтлек саклау комитетын җитәкләде.

XS
SM
MD
LG