Accessibility links

Кайнар хәбәр

Автодор: Мәскәү-Казан түләүле юлының бер километры 2,5 сум булачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Яңа трассада җиңел машиналарга километрына 2,5 сум күләмендә салым кертелер дип көтелә. Мәскәү-Казан юлы өчен түләү 1600 сум булырга мөмкин.

2024 елда куллануга тапшырырга ниятләнгән Мәскәү-Казан трассасы автомобиль хуҗалары өчен түләүле булачак, җиңел машиналардан һәр километр өчен 2,5 сум алыныр дип көтелә. Бу турыда "Россия 1" каналы эфирында Автодор җитәкчесе Вячеслав Петрушенко әйткән.

"Без аны бөтенләе белән түләүле итеп төзергә ниятлибез. Уртача санап карасаң, җиңел машина өчен километрына 2,5 сум тирәсе булачак. Димәк, трасса озынлыгы 800 км булса, һәм 2 сумнан чак кына артык булса – 1600 сум" дигән Петрушенко. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Элегрәк Петушенко Мәскәүдән Казанга сузылачак М-12 трассасын төзүгә халык акчаларын җәлеп итәр өчен Автодор облигацияләр дә чыгарырга мөмкин дигән иде.

Русия һәм Татарстан башкалаларын тоташтыручы яңа трасса 2024 елда кулланылышка кертелергә тиеш дип белдергән иде Русия премьер-министры Михаил Мишустин. Проектның бәясе 650 миллиард сумнан артыграк булачак. Яңа трасса Казаннан Мәскәүгә 10 сәгать урынына 6,5 сәгатьтә килеп җитәргә мөмкинлек бирәчәк диелә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG