Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда ачлар саны соңгы биш елда 60 миллион кешегә арткан


Тагын өч миллиард кеше сәламәт ризык ашый алмый диелә UNICEF хисабында.

Дөньяда ачлыктан интегүчеләр саны 2019 елда 690 милионнан артык булган диелә Берләшкән милләтләр оешмасының Балалар фонды (UNICEF) хисабында. “Дөньяда азык-төлек һәм туклану иминлеге торышы” дигән хисапта әйтелгәнчә, дистәләрчә миллион кешегә үзләрен энергия белән тәэмин итәр өчен калорияләр җитми. Ләкин бу әле айсбергның түбәсе генә, моннан тыш, “3 миллиард кеше сәламәт ризык ашый алмый интегә” диелә хисапта. Бу турыда Ведомсти яза.

1970 еллардан башлап 2015 елга кадәр дөньяда ачлар саны даими рәвештә кимеп килгән. Үсеп килүче илләрдә халыкның ризыкка тилмерүче өлеше 35 проценттан 15 процентка кадәр кимегән булган. Берләшкән милләтләр оешмасы дөнья җәмәгатьчелеге каршына 2030 елга планетада ачлыкны бетерергә дигән максат куя. Әмма 2015 елдан башлап ачка интегүчеләр саны күбәя башлый, һәм 2019 елга ул 60 миллионга арта.
Коронавирус пандемиясе ачлар саны артуын тагын да тизәйтәчәк диелә материалда.

Июньдә БМО баш секретаре Антониу Гутерриш коронавирус пандемиясе сәбәпле азык-төлеккә кытлык булачак дип кисәткән иде. “Дөньяда бөтен кешене дә туйдырырлык ризык бар. Ләкин 820 миллионнан артык кеше элеккечә туйганчы ашый алмый, һәм андыйлар саны, һичшиксез, артачак. Биш яшьтән кечерәк булган балалар арасында 144 миллионга якын баланың үсүе тоткарлануы күзәтелә. Димәк, алар үз яшьләре өчен артык кечкенә гәүдәле, һәм бу нигездә ашау җитмәгәннән килә” диде ул.

2017 елда БМО Азия һәм Африканың дүрт илендә 20 миллион кешегә ачлыктан үлем яный дип белдерде. Азатлык бу вәзгыять һәм аны хәл итү мөмкинлеге турында Африка илләре белгече белән сөйләшкән иде.

XS
SM
MD
LG