Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә чит телдән мәҗбүри БДИ тапшыру тәкъдиме кире кагылган


Русия мәгәриф министрлыгы балаларны чит телдән мәҗбүри имтихан бирдерүне максатка ярашсыз дип тапкан.

Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә йомгаклау имтиханнары турында фәрман өлгесен чыгарган. Анда мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханы ике предметтан – урыс теле һәм математикадан гына була диелә. 2022 елдан башлап чит телдән имтихан кертелер дип фаразланган булса да, фәрман өлгесендә бу предмет төшереп калдырылган. Бу турыда РИА Новости яза.

Министрлыкның матбугат хезмәте белдергәнчә, чит телне мәҗбүри БДИ итеп тапшырудан баш тарту экспертларның күпсанлы бәяләмәләренә нигезләнә. Шул ук вакытта теләгән бала бу предметны үзе сайлап тапшыра ала диелә.

Медиа язганча, министрлыкның әлеге карарына Ата-аналарның илкүләм комитеты дип аталган оешма йогынты ясаган. Бу оешма чит телдән БДИ бирдерүне Русия илкүләм иминлек стратегиясенә каршы килә дип белдерә. Аерым алганда, оешма вәкилләре чит телне өйрәтү Русия балаларын чит илләргә күчеп китәргә этәрә һәм яшь буында Русия җирлеге өчен ят булган көнбатыш мәдәниятен, кыйммәтләрен пропагандалый дип саный.

Русия думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Олег Смолин Газета.Ru белән әңгәмәсендә чит телдән БДИ кертү мәктәпләрдә тел өйрәтүнең дәрәҗәсе түбән булуы аркасында мөмкин түгел дип аңлаткан.

Мәгарифне үстерү институты җитәкчесе Ирина Абанкина “мәктәпләр һәм түрәләр мәҗбүри БДИ кертү куркынычы астында да чит телләрне сыйфатлы итеп укытуга омтылмады” дип белдерә. “Без заманча методикалар, бу телдә коммуникацияләргә, аны бөтен мәктәпләрдә укытуга инвестицияли алмадык. Ә кайсы чит телне мәҗбүри итәргә? Барысын да дисәк, моны тәэмин итү авыр. Ә инглиз теле генә булса – бу көчләү була” дигән Абанкина.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдергәнчә, мәҗбүри дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре вузга керү өчен кирәк, ләкин бөтен вузларда да бу соралмый. “2010 елларда ФГОС кабул ителгәндә, без мәктәп тәмамлаучы балаларның белемнәрен бер юл белән генә бәяли ала идек - бердәм дәүләт имтиханы аша. Ә хәзер безнең гомумрусия тикшерү эшләре дигән сынау бар, бу да асылда шул ук имтихан – ул чит телдән БДИны алыштырачак” дигән Кравцов.

XS
SM
MD
LG