Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Тәһран күгеннән бәреп төшерелгән Украина очкычы өчен акча түләргә ризалашты


Иранда бәреп төшерелгән очкыч калдыклары

Иран рәсмиләре очкыч казасы өчен илнең җаваплы булуын искәртә.

Иран 2020 елның гыйнварында Тәһран янында атып төшерелгән Украина очкычы өчен компенсация түләргә риза. Бу турыда илнең тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Аббас Мусави белдергән. Мусави бу каза өчен Иран җавап бирергә тиешлеген искәрткән.

“Иран очкыч өчен түләргә ризалашты, әмма бу күп вакыт ала һәм күп төрле техник һәм юридик нечкәлекләргә ия. Бу очкычта юлчыларның күп өлеше безнең ватандашлар иде, ләкин Украина ватандашлары да булды, һәм бу сорауда сөйләшүләр дәвам итә” дигән Иран вәкиле, аның сүзләрен IRNA китерә.

Украина очкыч казасы аркасында Иранга карата берничә таләп куйган иде. Шулар арасында очкычның “кара тартма”ларын тапшыру, компенсация түләү һәм рәсми рәвештә гафу үтенү таләпләре булды. Украина президенты Владимир Зеленский Иран үзенең вәгъдәләрен үтәмәсә, Украина халыкара мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәчәген белдергән иде.

“Кара тартма”лар алардагы мәгълүматны уку өчен ике атна элек Франциягә җибәрелде.

Украина халыкара һава юлларының "Boeing-737" очкычы 8 гыйнварда Тәһран һава аланыннан күтәрелгәч үк диярлек җиргә килеп төште. Очкычтагы 176 кеше барысы да һәлак булды. Иран җитәкчелеге очкычның һавадан һөҗүмнән саклану системы тарафыннан бәреп төшерелүен таныды. Ул көнне Иран Американың Гыйрактагы хәрби ныгытмаларына ракет һөҗүме ясаган иде.

Bloomberg агентлыгы үз чыганакларына таянып Украина лайнерының казасы ракетка каршы тору системының техник җитешсезлекләре һәм Иран хәрбиләренең хаталары нәтиҗәсендә килеп чыккан дип язды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG