Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат саннары: Русиядә һәр бишенче бала хәерчелектә яши


Фәкыйрьлектә яшәүче балаларның яртысы күпбалалы гаиләләрдә.

Русия балаларының һәр бишенчесе фәкыйрь гаиләләрдә яши. Андыйлар барлык балаларның 22,9 процентын тәшкил итә. Бу турыда Росстат саннарына сылтанып РБК яза. Социологлар тикшеренүе 2018 елга алынган мәгълүматка нигезләнә.

Шул ук вакытта илдә хәерчелектә яшәүче балалар саны кимүгә таба бара диелә. 2017 елда андый балалар өлеше 26 процент булган. Документка ярашлы, фәкыйрь тормы шта яшәүче балалар саны 2015 елда кискен артып киткән булган, ул елда бу күрсәткеч 20,7 проценттан 27,4 процентка кадәр үскән. Аннан соңгы елларда ул кимүгә таба барган.

Аеруча күп балалалы гаиләләр акча җитмәүдән интегә - 49,4 процент. 2017 елда андыйлар 52,2 процент булган. Шулай ук күп кенә яшь гаиләләрдә дә балалар фәкыйрь тормыш кичерә – 34,3 процент (2017 елда 39 процент булган). 40,6 проценты авыл җирендә яшәүче аз керемле гаиләләргә туры килгән. 2017 елда андыйлар 44,9 процент тәшкил иткән.

Росстат мәгълүматынча, 2018 елда 18,4 миллион гаилә фәкыйрьлекнең аръягында көн күргән. Бу бөтен гаиләләрнең 12,6 процентын тәшкил иткән.

Тикшеренү барышында фәкыйрьлек чиге буларак яшәү минимумы алына. 2018 елда Русиядә бер кешегә яшәү минимумы 10 287 сум тәшкил иткән.

2019 ел ахырында Росстат башлыгы урынбасары Константин Лайком Русиядә күп балалы гаиләләрнең 52 проценты фәкыйрьлек чигендә яши дигән мәгълүмат китергән иде. Русиядә хәерче гаиләләрнең 80 проценты балалы гаиләләр диелде.

XS
SM
MD
LG