Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башстат: Башкортстан балалар бакчаларында 23 мең бала — башкортча, 4 меңләп бала татарча белем ала


Башкортстандагы балалар бакчалары биш телдә белем бирә дигән мәгълүмат чыгарган Башстат.

2019 ел ахырына алынган саннарга караганда, республикада 217,5 мең бала урыс телендә, 23,3 мең бала башкорт телендә сөйләшә. Татар телендә 3,9 мең бала аралаша. 200 бала чуашча, 100 бала удмуртча белә.

Республикада балалар бакчаларында урыннар җитми диелә. Уфада 100 урынга 149 бала, Бәләбәйдә – 156, Туймазыда 140, Баймакта 138 бала туры килә.

2010 елгы җанисәп нигезендә, Башкортстанда 36,1% урыслар, 29,5% башкортлар, 25,4% татарлар, 2,7% чуашлар, 2,6% марилар һәм бер проценттан кимрәк башка халыклар яши.

2018 ел августында Башкортстан мәгариф министрлыгы Азатлыкка биргән мәгълүматка караганда, республикада 2018-2019 уку елында балалар барлыгы 11 ана телен сайлап алган. Урыс һәм башкорт телләре республиканың барлык уку йортларында, татар теле - 12 район һәм өч шәһәрдә укытылачак диелде.

XS
SM
MD
LG