Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 50дән артты


Республикада барлыгы 51 кеше COVID-19 вирусы сәбәпле вафат булды.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми статистикасына тагын ике кеше өстәлде. Яңа расланган үлемнәр хакында республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Казанда яшәгән 1969 елгы ханым авыр дәрәҗәдәге пневмония белән Казанның 7нче санлы шәһәр хастаханәсенең вакытлы covid-һоспиталенә китерелә. Анализлары яңа төр коронавирус булганлыгын күрсәтә. Хроник авырулары да булган диелә. Пациент үпкәләре эшләүдән туктау сәбәпле үлгән.

Икенче очрак Түбән Камада булган, 1945 елгы хатын-кыз Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә китерелә. Ике як үпкәсе дә шешкән була. Хроник авырулары да көчәеп китү сәбәпле, хәле тагын да начарайган диелә. Үлеменең сәбәбе җәсәден тикшереп караганнан соң ачыклана, вирус булганлыгы раслана.

Татарстанда 12 августка барлыгы 5959 кешедә кронавирус табылган, узган тәүлектә тагын 29 кешегә әлеге диагноз куелган. Русия статистикасына ярашлы барлыгы 28, Татарстан штабы саннарына карый барлыгы 51 кеше коронавирустан үлгән.

Рәсми саннар. 12 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 162 (+35) 5 530 (+106) 25 (+0)
Татарстан5 959 (+29) 4 820 (+42) 28 (+1)
Русия902 701 (+5 102) 710 298 (+7 123) 15 260 (+129)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG