Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең дәүләт бурычы хөкүмәтнең резервтагы акчасы күләменнән артып киткән


Хөкүмәтнең дәүләт бурычы аның резервларыннан 1,55 триллион сумга артыграк.

Кризис сәбәпле Русия федераль хөкүмәтенең бурычы аның карамагындагы акчалары күләменнән артып киткән. Бу турыда финанс министрлыгы һәм Русия Үзәк банкы статистикасына нигезләнеп РБК яза.

2020 елның 1 апреленә хөкүмәтнең финанс активлары 17 триллион сум булган, ә бурычы 14,5 триллион сум тәшкил иткән. Май һәм июнь айларында резервлар һәм дәүләт бурычы бер чама – 14 триллион сум тирәсе булган. 1 июльгә федераль дәүләт бурычы 14,77 триллион сум, ә саклыктагы акчалар 13,22 триллион сум тәшкил иткән. Бу хөкүмәтнең дәүләт бурычы аның резервларыннан 1,55 триллион сумга артыграк дигән сүз.

Дәүләт акчаларының кимүе, бурычы артуы нефть бәяләре төшүе, нефть чыгару кыскару, коронавирус пандемиясе, бюджеттан гаиләләргә һәм бизнеска күрсәтелгән ярдәмнең кинәт артуы сәбәп булырга мөмкин диелә материалда. Шул ук вакытта дәүләт бурычы арту һәм хөкүмәтнең активлары кимүе бюджет тотрыклылыгына янамый диелә.

Моңа кадәр дәүләт бурычы беренче тапкыр 2019 елның июнендә шулай артып киткән булган.

XS
SM
MD
LG