Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыручылар саны янә биш меңнән артты


Соңгы өч атнада беренче тапкыр биш меңнән артык очрак теркәлгән.

Рәсми саннарга караганда, Русиядә соңгы тәүлектә 5110 кешедә COVID-19 табылган. 15 августтан бирле беренче тапкыр тәүлеклек күрсәткеч биш мең кешедән артып киткән.

Мәскәүдә узган тәүлектә 692 кешедә коронавирус ачыкланган. Петербурда 193 кешедә – мондый зур сан соңгы тапкыр 21 июльдә булган.

Илдә коронавирустан үлүчеләрнең тәүлеклек саны кимеми. Узган тәүлектә вирустан тагын 121 кеше вафат булган. Эпидемия дәвамында барлыгы 17 649 кеше коронавирустан үлгән.

Рәсми мәгълүматта Татарстанда узган тәүлектә 27 кешедә яңа төр коронавирус расланган диелә. Бер ай дәвамында Татарстанда коронавирус очракларының тәүлеклек күрсәткече үзгәрешсез диярлек кала бирә, бу сан 27 белән 30 арасында тирбәлә.

4 сентябрьгә республикада коронавирус йоктыруның 6618 очрагы теркәлгән, хәзерге вакытта 1094 кеше бу чирдән дәвалана дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф сайты. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми, Русия статистикасында 35, Татарстан рәсми саннарында 62 үлем очрагы булуы әйтелә.

Башкортстанда барлыгы 7918 кеше COVID-19 йоктырган, узган тәүлектә аларның саны 30га арткан. 898 кеше авырудан дәвалана, барлыгы 29 кеше үлгән диелә.

XS
SM
MD
LG