Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Ефремов сигез елга ирегеннән мәхрүм ителде


Михаила Ефремов

Ефремов катышында юл казасында бер кеше һәлак булган иде. Прокурор актерга 11 ел колония сорады.

Мәскәүнең Пресненский районы мәхкәмәсе актер Михаил Ефремовны сигез елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Актер саксызлык белән кеше үтерүгә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозуда гаепле дип танылды.

Моннан тыш, актер өч елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Юл казасында һәлак булган Сергей Захаровның олы улына Ефремов 800 мең сум күләмендә компенсация түләргә тиеш була.

Ефремов 9 июньгә каршы төндә Мәскәү үзәгендә юл-транспорт казасы сәбәпчесе булган иде. Казада бер ир-ат зыян күрде. Соңыннан ул хастаханәдә җан бирде.
Ефремовны каза булган урында тоткарладылар. Ул медицина тикшерүе узган. Экспертиза аның исерек булуын раслаган.

XS
SM
MD
LG